Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Кәзкәйдә Чечня сугышы ветераны, «Батырлык өчен» медале иясе Разил Вәлиев яшәгән йортка хәтер тактасы куелды (видео һәм фото)

Кайчандыр мемориаль такталар Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга гына куела иде. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбыз сугышчан дусларының йортларына да хәтер такталары беркетүне оештырып җибәрде. Максат бер һәм изге: батырларны авылдашлары, дуслары һәрвакыт исә тотсын, аларның геройлыгы онытылмасын, яшь буын үрнәк алсын. Бүген Чечня сугышында «Батырлык өчен» медаленә лаек булган якташыбыз Разил Вәлиевнең исеме мәңгеләштерелде.

          Бүген Кәзкәй авылында да әнә шундый тәрбияви яктан әһәмиятле хәтер кичәсендә катнаштык. Кәзкәйлеләр 1994-1995 елларда Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Разил Вәлиевне искә алды. Җыенны авылның имам- хатыйбы Рәсим хәзрәт ачып җибәрде. Үзенең вәгазьләре белән халыкка фикерләрен җиткергәннән соң, җәмәгать белән моннан берничә ел элек вафат булган Рәзил Рафаэль улы рухына дога кылдылар. 

         Әйе, Разил Вәлиев нәкъ шушы нигездә туып үсә, шушыннан хәрби хезмәткә алына, Чечнядан язылган сирәк хатлар да шушы йортка килә. Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев Разилнең тормыш юлын искә алды. Авыр сугыш елларын кичкән ир нибары 46 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Бер ел да үтми ирен югалту кайгысын күтәрә алмыйча хатыны Эльза да гүр иясе була. Вәлиевләрнең өч баласы ятим хәзер. Үсеп буйга җитсәләр дә әти-әни җылысына бик мохтаҗ алар.  Төп йортның учагын Разилнең абыйсы Рәвис сүндермичә саклый, аның янына Рөстәм, Руслан, Эльвира җай төшкән саен кайталар. 

-Әти беркайчан да сугыш турында сөйләмәде. Йөрәге авыру иде аның, шул авыруы алып та китте. Әниебезгә инфаркт булды. Мин хәзер Актанышта, Рөстәм, Эльвира Чаллыда яшиләр. Әтиебезне онытмаганнары өчен аның дусларына зур рәхмәт, -ди Руслан.

           Районда хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарны туплап торучы, вафат булганнарның исемен мәңгеләштерүне башлап  йөрүче Вазыйх Харисов мондый такталарны кую азайсын иде, ди:

- Чечня сугышында һәлак булган Рәмзил Заһитовка Иске Сәфәрдә, Илнур Нургалиевка Татар Ямалысы авылларында истәлек такталары куйдык.  Соңыннан кайтып вафат булган егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштердек. Разил Вәлиев  районыбыздан беренчеләрдән булып Чечня сугышына кертелә. Аның батырлыгы "Батырлык өчен" медале белән бәяләнә. Бу чын батырларга гына бирелә торган хөкүмәт бүләге. Кызганыч, махсус хәрби операциядә һәлак булучылар да арта, аларның истәлегенә дә мемориаль такталар урнаштырыла. Илебездәге вәзгыять тизрәк тынычлансын, мондый такталарны куюлар сирәгәйсен иде.

          Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җыенга катнашучыларны, нәкъ татар халык мәкалендәгечә, исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшәргә чакырды. Әлеге саваплы гамәлне башлап йөрүче хәрби хәрәкәт оешмаларына рәхмәт белдерде. 

- Разил Вәлиев- чын геройларның берсе. Кадерле балалар, әтиегез белән горурланып яшәгез. Бүгенге хәрби операция безгә тынычлыкның никадәр кыйммәт икәнен аңлатты. Разил кебек геройлар безгә тынычлык алып килүчеләр, -диде Илшат Илфат улы үз чыгышында. 

             Разил турында сөйләүчеләр бер-бер артлы микрофон алдында хатирәләре белән уртаклаштылар. Апасы Мәүлидә балачакларын искә алды, әнисенең Разилгә язган хатын да укыды.

            Кәзкәй авылының мәдәният хезмәткәрләре чыгышлар тәмамлангач Чечня сугышы ветераннарын һәм Разилнең улларын хәтер тактасын ачарга дәште.

Разилнең фотосурәте янына һәркем кып-кызыл канәфер чәчәкләре салды. Тантаналы чарада катнашучылар батырны бер минут тынлык белән тагын бер тапкыр искә алды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев