Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Ленар Зарипов: Һәрберсенең мендәр астында дога!

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кичә, 10 сентябрь көнне ерак сәфәрдән- хәрби операциядән кайтты. Ил алдындагы изге бурычларын үтәгән якташларыбыз белән очрашып, район көче белән әзерләнгән гуманитар ярдәмне кулларына тапшырды ул.

Җитәкчебез Ленар Рафак улы йөк төяп барган Алмаз  һәм Руслан белән бергә  5 мең чакрым юл узып, егетләребезнең һәрберсен җиңүгә омтылдырып, исән-сау туган ягыбызга аяк басты.

Ерак сәфәрдән кайтуга Ленар Рафакович "Актаныш-информ" журналистлары белән очрашты, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

- Егетләребез белән разведкага барырга була. Аларның һәрберсе- ышанычлы кешеләр. Сугышчан заданиеләрне аек акыл һәм намус белән үтиләр. Егетләр хакында хәрби җитәкчелек әнә шундый фикердә. Актаныш егетләре өчен зур горурлык хисләре кичердем. Чыннан да, татар булган җирдә яшәеш була. Кирәк икән, мунчасын салып куйганнар, куллары эш белә. Кемнәндер нәрсәдер сорап йөрмәгәннәр, материалын тапканнар, мичен чыгарганнар. Юынып, чиста-пөхтә йөриләр. Киемнәре дә чиста, кер юуу машиналары бар. Хәтта вай-фай урнаштырып интернет челтәрен тоташтырганнар. 

Үзебезнең якташларыбыз, татар ир-егетләренең уңганлыгы, булганлыгы турында сөйли бу сүзләр. Ә бит сугышчыларыбыз тыныч тормышта түгел, әлегә алгы сызыктан арткы позициягә чыгарылсалар да, әле тегендә, әле монда атыш тавышлары ишетелеп торган җирләрдә хезмәт итәләр.

 Донецк һәм Луганск өлкәләрендәге шәһәрләре урамнарында хәрби техникалар һаман да урамнарда йөри.  Шуңа да карамастан яшәеш дәвам итә. Киткән халык акрынлап кайта башлаган. Хәтта мәктәпләрдә укулар бара. 

- Егетләребез үзләренең көнкүрешен көйләгән, шушы мохитка җайлашып яшиләр. Иң мөһиме- кәефләре яхшы. Кайсы гына батальонга барсак та якты йөз белән каршы алдылар. Күчтәнәчләрдән табын корып чәйләр эчерттеләр. Туклану зарланырлык түгел. Өч тапкыр кыр кухнясы килеп ашата. Кибетләр эшли, тик әйберләр бермә-бер кыйммәт. Шунысы күзгә ташланды- электән ул якларда юллар искиткеч сыйфатлы итеп төзелгән.  Хәзерге вакытта анда ягулык та очсыз түгел, дизель ягулыгы 70-80 сум тора.

Ленар Зарипов үзе дә яшьлегендә сугыш уты кичкән, ике ел интернациональ бурычын үтәп, Әфганстан сугышында катнашкан. Еллар гына аерып торган утлы афәтнең аермасы зур, ди ул.

- Әфганстанда без дошманның кайдан, кайчан һөҗүм итәчәген белеп, атакага әзерләнеп тордык. Разведка безгә шунда ук хәбәр бирде.  Алда-дошман, артта- безнекеләр икәнен белә идек.

Ә бүген бөтенләй башка төрле ситуация, фән-техника алга китте, дроннар белән сугышалар. Дошманның каян һөҗүм башлыйсын фаразлап булмау катлаулы. 

Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның саны 140ка җитте. Актаныш егетләре төрле урында төрлечә санда, бер ноктада 21, икенчесендә 8, өченчесендә 14 егет... Күрше Мөслим, Азнакай, Чаллы, Түбән Кама егетләре белән бер батальонда хезмәт итәләр. Аларның күпчелеге район башлыгы белән күрешеп, сөйләшеп яңа җиңүләргә рухланган. "Һәрберсенең мендәр астында дога", ди Ленар Рафак улы. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышану, үзеңнең кирәкле һәм кадерле икәнлегеңне тою-киләчәккә зур өмет, якты маяк ул. 

- Гуманитар йөкне алып барган егетләребез Алмаз һәм Русланның батырлыгы мактауга лаек. Волонтерлыкның башында торган Гөлинә Иделбаевага зур рәхмәт, аның белән һәрвакыт элемтәдә булдык. Гөлинә егетләрнең кайда, алар белән нинди урында очрашырга мөмкинлек барын хәбәр итеп торды. Шунысын да әйтергә кирәк, хәрби операциядәгеләргә Татарстан Республикасы кебек ярдәм итүчеләр юк, диләр.

Менә шундый фикерләр, тәэсирләр белән кайткан Ленар Рафак улы. "Әле тагын барачакмын", ди курку белмәс районыбыз башлыгы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаhымнын рэхмэтлэре булсын Ленар Рафаковичка,исэн сау эшлэсен,сэламэтлек,хэерле имин гомерлэр насыйп итсен.