Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Раил Надриев- батырлык һәм горурлык үрнәге (фото һәм видео)

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән дәүләт бүләге- «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән якташыбыз Раил Надриев үзенең яшьтәшләренә, студентларга, мәктәп укучыларына туган илне ярату, саклауда олы үрнәк. 2002 елның 28 ноябрендә Мари Суыксуы авылында туа ул. Мари Суыксуы мәктәбен тәмамлагач, һөнәри белем алырга Актанышка, технология техникумына килә. Аз сүзле, тыйнак, кешелекле, кечелекле егет иптәшләреннән аерылып торырга яратмый. Әмма хәрби хезмәткә алынгач тыйнак батырлыгы калкып чыга, армия срогы тулгач ил алдындагы бурычын үтәүне махсус хәрби операциядә дәвам итә. Яшь гомере бик иртә өзелә Раилнең. Әмма Раил кебекләрнең исеме онытылырга тиеш түгел. Бүген Раил Надриев 2018-2021 елларда укыган техникум диварына батыр егетнең исеме уеп язылган хәтер тактасы куелды.

 

         Бүген технология техникумында Раил Надриев истәлегенә мемориаль такта куелды. Тантаналы чарага район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, сугыш чоры балалары, Әфганстан , Чечня һәм башка локаль сугышларда катнашкан райондашларыбыз килгән иде.   

       Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов батыр ул үстергән Марсель Яманаевка олы рәхмәтен белдерде. Үз чыгышында биергә җыйналган райондашларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.Тантанага СВОдан ялга кайткан райондашыбыз да килгән иде, Ленар Рафак улы аңа да исән-сау хәрби хезмәтен тәмамлап кайтуын теләде. 

          Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов үз чыгышында махсус хәрби операциянең илебез иминлеге өчен мөһимлеген ассызыклады, Раил кебек егетләрнең куркусыз батырлыгы аша җиңүләр яулаячагыбызга ышандырды. Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә һәлак булучылар рухына бер минут тынлык игълан итте.

 Чечня сугышы ветераны Вазыйх Харисов Раилнең әтисе Марсель Яманай улына истәлек медален тапшырды. Технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова  да батыр ул үстергән ата-аналарны хөрмәтләде: техникум җитәкчелеге әтисенә Рәхмәт хаты, әнисенә махсус бүләк әзерләгән иде.  

Менә иң дулкынландыргыч мизгелләр: Ленар Зарипов белән Марсель Надриев ак материал белән капланган стеланы ачтылар. Марсель Яманай улы кыска гына гомерен батырларча тәмамлаган улының истәлеген мәңгеләштергән район, техникум җитәкчеләренә олы рәхмәтен белдерде, Раилне укыткан, тәрбия биргән укытучыларга да аның рәхмәте зур.

      Күңелләргә моңсулык иңдерә, бер үк вакытта горурлык хисләре дә уята торган бәйрәм кичәсендә патриотик җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Технология техникумы студентлары, Әфганстан, Чечня сугышы ветераннарының чыгышын чарада катнашучылар алкышларга күмде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев