Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

МХОдан яраланып кайткан Актаныш егетен районыбыз башлыгы госпитальгә урнаштырды

Илһам Исламов икенче тапкыр утлы сугыш юлын кичкән батырыбыз.

Хәрби хезмәткә алынгач Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килә аңа. Махсус хәрби операция башлангач озак та тормый неонацизм тарафдарларына каршы көрәшкә китә.

"Батыр ярасыз булмый!" дисәләр дә сәламәтлеге какшаганнар моның нәрсә икәнен үзләре генә белә. Илһам Исламов та операция барышында каты яралана. Районыбызга кайткач тиешенчә дәвалану буенча ярдәм сорап Илһам абый районыбыз башлыгы Ленар Зариповка мөрәҗәгать итте. Мәсьәлә шунда ук хәл ителде. Ленар Рафак улы ярдәме белән хәзер батырыбыз госпитальдә тернәкләнү узачак. 

 «Илебез өчен авыр мизгелләрдә таяныч булган егетләребезгә рәхмәт! Алар безнең горурлыгыбыз!»- дип бу хакта Вк челтәрендә хәбәр итте районыбыз башлыгы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Даваларынын шифасы тисен,хэерле гомерлэр бирсен,эмин.

    • аватар

      Лейсан Газизова

      0

      0

      Амин, шулай булсын!