Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Хәрби операциядә башын салган якташыбыз Илсур Хәкимов: Күреп тор, гыйнвар аенда кайтып җитәчәкмен, мин бит «везучий» кеше (фото һәм видео)

Илсур Мәкъсүт улы Хәкимов 1969 елның 2 гыйнварында Актаныш районы Апач авылында туа. 1986 елда Әтәс урта мәктәбен тәмамлый. 1987 елдан 1989 елга кадәр Әфган сугышында катнаша. Хәрби хезмәттән соң башта Чаллыда, аннан Казан шәһәренә яши. Балта остасы булып эшли. Илсур Мәкъсүт улы 2022 елның 17 сентябрендә 4 айга хәрби хезмәт үтү турында контракт төзи. 2022 елның 24 октябрендә Луганск Халык Республикасының Чернопоповка поселогын неонацистлар һөҗүменнән саклаганда, минометлар утына эләгеп һәлак була.

               Бүген Украинадагы махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча башын салган Илсур Хәкимов белән хушлашу мәрасимендә

Татарстан Республикасы һәм Актаныш районы җитәкчелеге, "Әфганчылар оешмасы", мәктәп укучылары, авылдашлар, мәрхүмнең якыннары, дуслары катнашты. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының, якташларының авыр кайгысын уртаклашты. Илсур Хәкимовны үзенең тормышын ил язмышы белән бәйләп чын ватанпәрвәр буларак раславын әйтте. 

       

      Район Башкарма комитеты рәисе Рөстәм Ильясов

батыр сугышчы Илсур Хәкимовның ата-бабалар рухына тугры калуын, аларның эзен дәвам итүен һәм аның батырлыгының беркайчан да онытылмаячак дип белдерде. 

            Район хәрби комиссары Ленар Сәмигуллин үз чыгышыннан соң Илсур Хәкимовны, башка хәрби операцияләрдә һәлак булган солдатларны искә алу уңаеннан бер минут тынлык игълан итте. 

                  Батыр солдат хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, гвардия майоры Максим Таһиров Илсур Хәкимовның үлгәннән соң "Батырлык" ордены белән бүләкләнүен турындагы хәбәрне җиткерде. 

                  Казаннан кайткан дусты Татарстан Республикасы Югары суды хөкемдары Марсель Фәхриев Илсур Мәкъсүт улының тыныч тормышта да батыр йөрәкле булуын искә алды. Әфган сугышын кичкән егет беркайчан да башкалар кайгысына битараф булмавын телгә алды.

Эштән кайтканда ул йорт янганын күреп ала, һәм ут эченә ташланып өйдәге кешеләрне коткара. Аның батырлыгы турында сөйләргә теләгән журналистларга да интервью бирми. "Мин бик "везучий" кеше, ди ул үзе турында. Украинадагы хәрби операциягә китәр алдыннан да дустына "Күреп тор, гыйнвар аенда кайтып җитәчәкмен, мин бит "везучий" кеше дип ышандыра. Ләкин язмыш Илсурның гомерен үзенчә яза. Нибары 2 ай үтми, аны туган ягына цинк табутта алып кайттылар.

                 Илсур Хәкимовның туып-үскән йорты хәзер бикле, әти-әниләре күптән вафат. Туганнары республиканың төрле төбәкләрендә яши. Актүбә шәһәреннән кайткан сеңелесе Нәйсә һәм Казандагы апасы Нәзирә барлык якыннары исеменнән абыйлары, энеләре белән хушлашу мәрасимен оештырган Актаныш районы администрациясенә, авылдашларга, катнашучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Бик тә кешелекле, кечелекле, ярдәмчел абыйларының үлемен туганнары бик авыр кичерә. Хатыны, балалары өчен аеруча зур фаҗига бу.

              Районыбызның әфганчылар оешмасы егетләре дә бу җыенга бердәм булып килгән иде. Район әфганчылар берлеге җитәкчесе Илсур Гатин , шулай ук Әфганстанда интернациональ бурычын бергә үтәгән Илсур Хәкимовның сыйныфташлары  ихлас сүзләр белән хушлаштылар. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, батыр райондашыбыз турында бары җылы фикерләр генә яңгырады. Илсур Бәдертдинов, Роза Әхмәдуллина, Дәния Сәйделова, Зөлфия Хәмзина сыйныфташларын "Сабыр, акыллы, тыйнак, ярдәмчел, олыны олы, кечене кече итә белде" дип искә алдылар. Илсур белән бергә Әфган сугышына киткән Алгинат Хәмзинның 84 яшьлек әнисе Наилә апа "Мин шушы көннәрне күрергә тиеш идемме?" дип көенә.

Улы инде күптән вафат аның, хәзер инде улы кебек Илсурның икенче хәрби хәрәкәткә китеп һәлак булуын карт ана бик авыр кабул иткән. "Каян чыкты бу афәтләр, кайчан бетәр бу?" ди ул күпне күргән, күпне кичергән күзләрен безгә төбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев