Актаныш эшмәкәрләре хөрмәтләнде
Актаныш районы Эшкуарларның иң яхшы координация Советы республика конкурсында «Кече хуҗалык һәм кооперация формаларын үстергән өчен» номинациясендә җиңүче дип табылган. Районыбыз вәкилләренә тантаналы төстә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе рәисе урынбасары, Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов эшмәкәрләргә ярдәм үзәгенә ноутбук бүләк итте. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлеше өчен район эшмәкәрләре аерым зур бүләккә лаек булды. Афәрин, котлыйбыз! Үз игелегегез үзегезгә кайтсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев