Бәхет кошы — хезмәттә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш районында социаль өлкә хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Күпьеллык фидакарь хезмәтләре һәм социаль өлкәдәге казанышлары өчен районыбызның бер төркем хезмәткәрләре югары дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды.
-
Сабантуйда хезмәт алдынгылары лаеклы бүләкләрен алды
Милли бәйрәмебез — Сабантуй тантанасында үзләренең фидакарь хезмәтләре белән районның һәм республиканың үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән якташларыбызны зурлау күркәм традициягә әйләнде. Быел да бәйрәм мәйданында төрле тармак алдынгыларына югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.
-
Сабантуй – хезмәт батырларын данлау бәйрәме!
Сабантуй бәйрәме – күңелле мизгелләре, якты тәэсирләре белән һәркем күңелендә истәлекле вакыйга булып кала. Әлеге күркәм чарада ел дәвамында намуслы хезмәт куеп, зур уңышларга ирешкән райондашларыбыз хөрмәтләнде. Бәйрәм сәхнәсендә иң алдынгы хезмәтчәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Төрле тармакларда фидакарь хезмәт куючыларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин бүләкләде.
-
Хәрби исәп өлкәсендә хезмәт куючылар бүләкләнде
Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Тукай, Менделеевск районнары авыл җирлекләренең беренчел хәрби исәпкә алу өчен җаваплы вазыйфаи затлары муниципаль район башлыкларының Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
-
Язлар безгә Җиңү алып килде!
Кулга-кул тотынып, бердәм булып эшлиләр.
-
Пучы Кулибины бәрәңге утырта торган трактор ясаган
Актаныш районының Пучы авылында гомер итүче Мөхәммәтнур Ибраһимов — чын мәгънәсендә оста, инженер фикерле механик. Ул Нур Баян исемендәге хуҗалыкта озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан, әмма яраткан хезмәтеннән аерылырга җыенмый. Өлкән яшендә кул кушырып утырмый: үз куллары белән ясаган мини-тракторы белән авыл халкына файда китереп яши. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта эшләүче кыр батырларының бакчаларына бәрәңге утырта, аннан инде башка авылдашларына язгы чорда ярдәм итә.
-
Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Ралиф Мөхәммәтгалиев Актаныш районы башлыгының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнде
Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Мөхәммәтгалиев Ралиф Имамгали улы авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Актаныш районы башлыгының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнде.
-
Ринат Сәхабетдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кагазе белән бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы тармагында намуслы, тырыш хезмәте өчен «Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Сәхабетдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кагазе белән бүләкләнде.
-
Хезмәтегез олы хөрмәткә лаек!
Март аеның өченче якшәмбесе — 15 март — торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан барлык коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен ихластан котлыйбыз. Авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә ныклык, гаиләләренә иминлек, тынычлык, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.
-
Руслан Усмановка Рәхмәт хаты тапшырылды
Актаныш муниципаль районы Советының матбугат хезмәте белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Мөбәрәк улы Усманов югары бүләккә лаек булды. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе А.А. Сафаров тарафыннан аңа Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Бу ханымнар Актаныш районы башлыгының бүләкләренә лаек булды
Бүгенге халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмдә бер төркем уңган гүзәл затларыбыз Актаныш районы башлыгының бүләкләренә лаек булды.
-
Актаныш районы судының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Бүген Татарстан Республикасы Актаныш район суды рәисе вазыйфасына Айнур Нәҗип улы Хаҗиев билгеләнде. Судның яңа рәисен таныштыруга багышланган тантаналы чара җитәкчелек өчен генә түгел, ә бөтен коллектив өчен истәлекле вакыйгага әверелде.
-
Якташыбыз Әлфия Ситдикова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Якташыбыз, язучы Әлфия Ситдыйкова Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
-
«Актаныш-информ» журналистлары “Ышаныч һәм куркынычсызлык” республикакүләм конкурсында бүләкләнде
Татарстан журналистлары арасында ТР ЮХИДИ идарәсе тарафыннан игълан ителгән “Ышаныч һәм куркынычсызлык” исемле XXIII республикакүләм конкурсына 23нче декабрь көнне Казан шәһәрендә йомгак ясалды.
-
«Актаныш-информ» журналистлары республика конкурсында призлы урыннар яулады
Массакүләм мәгълүмат чараларында ТР Социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген яктыртучы республика журналистлары арасында «Татмедиа» Республика агентлыгы тарафыннан оештырылган конкурска шушы көннәрдә йомгак ясалды.