Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Татар Суыксу җирлегеннән репортаж: Ватанпәрвәр халык яши биредә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән Татар Суыксу мәдәният учагында зур хәйрия концерты булып узды. Аны алар үзләре дә, якыннары да тамаша кылды.

Татар Суыксу җирлегеннән барлыгы 17 егет илебез бәйсезлеген, дөнья иминлеген сакларга китә. Аларның 2 изге яуда һәлак. 

Районыбызда волонтёрлар хәрәкәтен җитәкләүче, бу игелек һәм мәрхәмәт белән сугарылган чараларны һәм проектларның төп оештыручысы Гөлинә Иделбаева булып тора:

— Туган авылымда концерт куярга ниятләдек. Бу безнең «Без бергә» исеме белән узучы концертларның юбилейлы санлы, 10нчысы! Концертларыбызны алга таба да дәвам итәчәкбез. Артистларга, барлык катнашучыларга, игелекле гамәлләр кылучы иганәчеләргә рәхмәтлебез! Әлеге тамашада үзем дә татар биюендә катнашам. Якташларым эндәшкәч ризалык белдердем. Биредә Татар Суыксу җирлегенә кергән барлык авыллар да катнаша. Ансамбльләр, үзешчән коллективлар һәм җырчылар сәхнә тота. 

Гомумән алганда, Татар Суыксулылар иң актив гуманитар ярдәмнәр ясаучылар исәбендә. Концертка отпуск ялларына кайткан яугирләр дә күренгәләде. 

Гөлинә, менә тамашачылар арасында олы буын вәкилләре дә, яшьләрне дә күрәбез. Бу бит әле патриотик хисләрне тәрбияләүче чара да?

— Әйе, шулай. Шуны да билгеләп үтәм, биредә программада төрле номерлар бар. Возраст категориясе юк!

Изгелек концертын районыбызның танылган конферансьелары Рөстәм Мусин һәм Чулпан Шәрипова алып барды.

Шулай ук Актаныштан волонтёр Фидания ханым Нуруллина белән аралашып алдык:

— Без шушы хәйрия концертларына бердәм команда булып йөрибез. Халкыбызга ихлас рәхмәт! Яу кырындагы егетләргә волонтёрлар зур ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтә. Менә Илина исемле волонтёр кызыбыз талкыш каләвәсе ясады. Билеттан тыш та аерым тартмага акча салучылар да бар бит, аларга бирәбез. Үземнең улым Нияз да махсус хәрби операциядә катнаша. Аның белән элемтә бар, Аллаһка мең шөкер. Бүгенгесе көнне алга таба китешләре бар. Донецк, Шахтинский ягына күчтеләр. Яңарак кына сөйләштем, алай әлегә тыныч, диде. 
Берүк исән-сау гына булсыннар! Туган якларга тулы составлар белән кайтулары насыйп булсын иде дә... 

  • Алга таба залга үтәбез. Биредә халык бихисап җыелып килгән. Кайсылары «Без бергә!» дигән девизлы футболкалар яисә бейсболкалар да киеп алганнар. Сәхнә дә патриотик стильдәге зәвык белән бизәлгән. Гримёркада сәхнә тотучылар кайнаша иде.

Без исә Мари Суыксу авылыннан Екатерина Мосолова белән сөйләштек:

— Минем бу концертта катнашуым — үз теләгем. Яугирләребезгә ярдәм итәсем килә. Бу концертлар гаять мөһим! Минем абыем Сергей Мосолов Украина җирендә батырларча һәлак булды. Ул чын герой, безнең герой!!!

Екатерина бик матур итеп милли бию башкарды. Тамашачы дәррәү алкышлады.

— Әлеге чара бердәмлегебезне исбат итә. Мари Суыксу авыл мәктәбендә яңа гына хәрби операция яугире Виталий Мандыкаев белән очрашу кичәсе үткәрдек. ул безнең укучы. Тулаем алганда безнең 12 авылдашыбыз махсус хәрби операциядә катнашты, ни кызганыч икесе — вафат. Волонтёрлар хәрәкәтен җитәкләүче Гөлинә дә безнең укучыбыз иде. Мәктәп елларыннан ук активистка булды, дип фикерләре белән уртаклашты «Актаныш-информ» журналистларына мәктәп директоры һәм урындагы мари автономиясе рәисе Эдуард Галиев.

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Рөстәм Хисамов та концертка килгән. Ул Богады якларыннан.

— Мәктәпне үземнең туган төяктә тәмамладым. Аннан соң киләчәгемне музыка өлкәсендә дә дәвам иттем. Баянны да үз иттем, техникумда да белем алдым. Армия сафларына да барым(Воронежда ашыгыч хезмәттә булдым), аннан кайткач 3 еллап эшләдем. 

Бүгенге көндә СВОда нинди хезмәт башкарасың?

— Анда да профессиям буенча. Машина йөртәм. УАЗ, «буханка» иярлим. Шәхси составны йөртәм. Отпускыга менә 8 октябрь кайткан идем, 24 октябрьдә китәм. Кайтулар авыр булмады.

Туган авылда көтеп торучылар бармы?

— Бар, әлбәттә! Әти-әни, якыннарым, иптәшләрем. Якыннар белән СВО зонасында да аралашу, элемтә тоту мөмкинлеге бар. Башта Луганскта, хәзер Донецк территориясендәбез. 

  • Рөстәм Ришат улын әле ватанпәрвәрлек очрашуына үзе укыган мәктәпкә дә чакырганнар икән. Үзе әңгәмәдәш билгеләвенчә, гуманитар ярдәмнәр, посылка тартмалары килеп җитә. Яугирләр аларны алуга бик шат икән. Болай ашатуын ашаталар икән, тик менә төрле азык булса рәхәтрәк бит, ди ул. Блиндажда яшиләр икән. Рөстәм узган елның сентябрь аенда мобилизацияләнгән. Кыш көне ул якларда бик кар юк икәнен дә әйтте. Шулай да елның бу фасылын да мичләр ягып җылыналар, блиндажда 8 кеше яшәүләрен дә сөйләде батыр якташыбыз.

Концерт күтәренке рухтагы җыр-моңнар, очкынлы биюләр белән генә түгел, ә шигъри тәлгәшләр белән дә күркәм иде. Шулай, бердәмлектә — көч! Бергә булганда гына барлык максатларга ирешә, туган илебезгә тугрылыкны арттыра, бәйсезлегебезне ныгыта алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев