#БЕЗ- БЕРГӘ! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кадала күрмәсен
Татарстанда талпан ка- далу сәбәпле килеп чык- кан куркыныч чирләр – боррелиоз һәм энцефа- лит очраклары теркәлгән.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповка махсус хәрби операция зонасыннан Рәхмәт хаты килде
Бүген район Советы утырышында Иске Сәфәр җирлеге депутаты Алмаз Гомәров район башлыгы Ленар Зариповка махсус хәрби операция зонасыннан килеп ирешкән Рәхмәт хатын тапшырды.
-
Тыл ветераны, Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Каһирова солдатларга ярдәмгә трактор тапшырды
Актаныш районында махсус хәрби операциягә ярдәм итүче «Без бергә» фондына булышучылар саны арта бара. Шуларның берсе — Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Кахирова. Ул волонтёрларга даими рәвештә зур ярдәм күрсәтә. Күптән түгел генә ул «Без бергә» фонды аша «Урал» мотоциклы тапшырды. Әлеге техника 1453 нче полктагы егетләргә озатылды. Бүген исә Дөлфирә Барый кызы волонтерларга ЮМЗ тракторын солдатларыбызга атап бирде.
-
Актаныш 30 нчы гуманитар йөген Донецк юнәлешенә озатты
Бүген, 4 нче май көнне, Актаныш районы махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм кәрванын озатты. Бу юлы йөк Донецк юнәлешендә хезмәт итүче якташларыбызга җибәрелә.
-
Тукай рухы — балалар күңелендә
Бүген Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай һәйкәле янында матур һәм җылы чара узды.
-
Игелекле юлда: «Без бергә» фонды артистлары Тукай районында кунакта
Актанышның «Без бергә» хәйрия фонды каршында эшләп килүче артистлар труппасы игелекле миссиясен дәвам итә. Труппа артистлары Актаныш районы авыллары буйлап хәйрия концертлары куеп йөриләр. Бу тамашаларның төп максаты — изгелек кылу: концертлардан кергән барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм алу өчен тотыла.
-
«Без бергә» фонды директоры Лилия Гыйкрамина фронттагы солдатларга әзер боткалар пешерә
Тынгысыз җанлы, үз дигәненә ирешми тукталмый торган «Без бергә» фонды директоры Лилия Гыйкрамина махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга җанын бирергә дә әзер. Инде берничә тапкыр кайнар ноктага кадәр үзе руль артында баруын исәпкә алсак, аның үҗәт тә, тырыш та, максатчан да икәне һәркемгә яхшы аңлашыла. Волонтер, бу юлы бернинди шартлар булмаган эш кабинетында, солдатларга тиз арада пешереп ашау өчен итле, җимешле боткалар ясарга керешкән.
-
Кәзкәй авылында блиндаж мендәрләре тегәләр
Кәзкәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ярдәм янәшә» волонтёрлар берләшмәсе оешып бик матур эшли башлады. Биредә битараф булмаган авыл халкын уртак максат – махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итү берләштерә.
-
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен утын белән тәэмин итү дәвам итә
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләрен утын белән тәэмин итү эше дәвам итә. Әлеге мөһим ярдәм чарасы 2023 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм быел да уңышлы төстә дәвам ителә.
-
Әти белән бергә!
Әтиләр советы эшчәнлеге балаларны социальләштерүдә, атаның ролен күтәрүгә һәм гаилә институтын ныгытуга, рухи-әхлакый традицияләрне һәм гаилә мөнәсәбәтләрен торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән.
-
Теләкәйдә узган хәйрия концертында махсус хәрби операциядә катнашучыларга 15 800 сум акча җыелды
«Без бергә» гуманитар ярдәм фонды каршында эшләп килүче хәйрия концерт төркеме артистлары 18 февральдә Теләкәй авылы халкына концерт программасы тәкъдим иттеләр. Концерт караучылардан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән 15 800 сум акча җыелды.
-
Актаныштан Курск өлкәсенә 25 нче гуманитар ярдәм юлга чыкты
Бүген, 19 февральдә «Без бергә» фонды волонтерлары махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга 25 нче гуманитар йөк озатты. Йөк төялгән фура Курск өлкәсендә бурычлар үтәүче хәрбиләребез янына, чик буе төбәгенә юл тотты.
-
Актаныштагы «Без бергә» фондын рәсмиләштерүгә бер ел
Бүген Актаныш район мәдәният йортында «Без бергә» фондының рәсми теркәлүенең бер еллыгына багышланган хәйрия концерты уза. Бу патриотик чара битараф булмаган район халкын, волонтерларны һәм иҗат коллективларын берләштерде.
-
Пучы мәктәбе укучылары хәрбиләребез өчен маскировка челтәрләре үрә
Пучы мәктәбе укучылары Актаныш районында гамәлгә ашырылучы патриотик проектларда актив катнашалар. Алар махсус хәрби операциядә илебезнең киләчәге өчен көрәшүче батырларга ярдәм күрсәтү максатыннан йөрәк җылысын кушып маскировка челтәрләре үрә.
-
«БЕЗ БЕРГӘ» фонды хәйрия акциясе игълан итә
Актаныш муниципаль районының «Без БЕРГӘ» хәйрия фонды махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга гуманитар ярдәм җыю буенча хәйрия акциясе уздырылуын хәбәр итә.