Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актаныш районы махсус хәрби операция ветераннары «Абилимпикс»та катнаша

Районыбызның махсус хәрби операция ветераннары республика дәрәҗәсендәге зур ярышларда район данын яклый.

Махсус хәрби операция ветераннары Ильсур Гизамов, Әлфис Шәйхелмәрданов һәм Риваз Рәхмәтуллин «Абилимпикс» хәрәкәте кысаларында узучы Татарстан Республикасы Рәисе Кубогының II этабында катнаша. Алар әлеге абруйлы ярышларда районыбыз данын яклап чыгыш ясый.

Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы — киң колачлы спорт чарасы. Быел ул 15 төр спортны үз эченә ала һәм якынча 700 катнашучыны берләштерә. Ярышларның гомуми приз фонды 5 миллион сум тәшкил итә.

Ветераннар өчен бу чара — гади ярыш кына түгел. Ул үз көчләрен сынау, бер-берсенә терәк булу, рухи ныклыкларын күрсәтү мөмкинлеге дә булып тора. Алар катлаулы сынаулар үтеп, тормышның авыр шартларында чыныккан чын ир-егетләр буларак, биредә дә үзләрен лаеклы күрсәтә.

Шулай ук безнең егетләр Татарстан җыелма командасы составында һөнәри осталык буенча чемпионатта дүрт компетенция буенча чыгыш ясый. Бу аларның күпкырлы булуын, көчле ихтыярга һәм югары әзерлеккә ия булуларын дәлилли.

Районыбыз халкы үз батырларынфң ярышларда чыгыш ясавын горурланып күзәтә һәм аларга ихлас теләкләрен юллый. Егетләребез югалып кала торганнардан түгел — утны-суны кичкән, чын ир-атлар алар!

Без дә аларга уңышлар, җиңүләр һәм нык сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев