Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Без бергә» фонды волонтёрлары махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызны кызы тууы белән котладылар

Якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Гайсинның гаиләсендә шатлыклы вакыйга, кызлары Амелия туды. Әлеге уңайдан «Без бергә» фонды волонтёрлары Лилия Гикрамина белән Фирдания Нуруллина яшь әти-әнинең шатлыкларын уртаклашты.

Яр Чаллы шәһәрендә якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы, «Белый» позывнойлы Руслан Гайсинның һәм аның тормыш иптәше Илсөярнең кызлары дөньяга аваз салды. Актанышның «Без бергә» фонды волонтёрлары Лилия Гикрамина белән Фирдания Нуруллина җылы һәм күңелле очрашу булып кайттылар, яшь әти-әнинең шатлыкларын уртаклаштылар. 

Яшь әти-әнинең бу тәүге сабыйлары. Нәни кызчык Амелия исемле. Фонд волонтёрлары гаиләне тәүге балалары тууы белән котлап, ихлас теләкләрен һәм җылы сүзләрен җиткерделәр.

— Русланга һәм Илсөяргә гаилә бәхете, иминлек, ә кызларына ныклы сәламәтлек теләдек, — диде Лилия Әхнәфовна.

31 гыйнвар иртәсендә Руслан Гайсин кабат махсус хәрби операция зонасына юл тота. Аңа һәм барлык сугышчыларга җиңү белән үз гаиләләренә сау- сәламәт килеш кайтуын телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев