Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Якташыбыз Нияз Нуруллин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

Актаныш районы егете, махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз, «Бобёр» позывнойлы Нияз Нуруллиндәүләт бүләгенә — «Батырлык өчен» медаленә лаек булды. Ихластан котлыйбыз!

Нияз Нуруллин 29656 нчы хәрби частьта, 1232 нче полкта хезмәт итә. Күптән түгел каты бәрелешләр вакытында авыр яраланды,  госпитальдә аягына катлаулы операция кичерде. Хәзер тернәкләнү өчен Актанышка, гаиләсе янына кайтты. Табиблар әле дә аның тулы тернәкләнүе өчен көрәш алып бара.

Якташыбызны лаеклы бүләккә лаек булуы белән «Без бергә» фонды директоры, волонтёр Лилия Гикрамина да котлады. Аерым рәхмәт сүзләрен аның әнисе, актив волонтёр Фирдания Нуруллинага да әйтәбез. Фирдания апа батыр йөрәкле, рухы нык булган ул тәрбияләп үстергән олы җанлы ана!

Ниязны, аның әнисе Фирдания апаны һәм гаиләсен югары дәүләт бүләге белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Батыр егетебезгә ныклы сәламәтлек, көч-куәт һәм тизрәк сәламәтләнеп аякка басуын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев