Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзү шартлары белән махсус сайтта танышырга мөмкин
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү турында контракт буенча хезмәткә алу сайтында белергә мөмкин.
Михаил Захаров / «Татар-информ»
– Бу сайтта Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзү турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин – барлык гамәлдәге түләүләр, льготалар һәм башка социаль гарантияләр турында. Сайтта граждан гаризаны онлайн режимда калдыра ала, аннан соң аның белән элемтәгә кереп, барлык сорауларына җавап бирәчәкләр, – дип сөйләде Егор Горячев.
1 гыйнвардан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды – бу илдәге иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округындагы иң югарысы. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт имзаларга теләүчеләр өчен аерым кайнар телефон линиясе эшли. Бу линиягә 117 номеры буенча шалтыратып, «4» төймәсен басу аша эләгергә мөмкин. Әгәр кандидат алдан билгеләнгән параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү өчен яраклы булса, аның элемтә мәгълүматларын контракт буенча хезмәткә алу пунктында белгечкә тапшырачаклар.
Яңа гаскәрләрнең сугышчылары очучы, йөзүче һәм җир өстендә пилотсыз хәрәкәт итүче барлык техника белән идарә итәчәк. Бу билгеле «Герань»лар, «Странник» төгәрмәчле дроннар, экипажсыз катерлар. Контрактның минималь срогы – бер ел. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе – контракт бер елдан алып имзалана һәм автомат рәвештә озайтылмый. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, укыту Татарстанга күрше регионнарда ике айдан ким булмаган вакытта узачак.
Пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгү мөмкинлеге компьютер уеннарын яратучыларда күбрәк, чөнки аларда кулларның вак моторикасы үскән, ә геймерларга гадәти булган интерфейс укыту процессын тизләтә.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән Татарстан Республикасында контракт имзалау, өстәмә премияләр, льготалар һәм түләүләр турында күбрәк мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә алу пунктына (1-нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефон: (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 номеры яки 117 номерлы колл-үзәгенең төбәкара номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев