20 март 2026 яңалыклары
-
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзү шартлары белән махсус сайтта танышырга мөмкин
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү турында контракт буенча хезмәткә алу сайтында белергә мөмкин.
-
Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов: ветеринар кәгазьләре булмаган хайваннарны районга кертү тыела!
Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов хуҗалыкларны һәм гражданнарны ветеринар кәгазьләре булмаган хайваннарны сатып алудан һәм алып районга кертүдән тыелырга чакыра.
-
Коммуналь хезмәт һәр көн эштә
Күпфатирлы йортлар ишегалларында бүген дә туктаусыз эш кайный. «Коммунсервис» оешмасы хезмәткәрләре бәйрәм дип тормыйлар – алар көн саен ишегалды территорияләрендә чисталыкны кайгырталар.
-
Медицина хезмәткәрләре яңа форма алачак
Быел Татарстанда республика медицина хезмәткәрен яңа форма белән тәэмин итү буенча өч еллык проект старт ала.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны патруль автомобильләрендәге комплекслар тикшерә
Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү буенча патруль автомобильләрендә урнаштырылган комплекслар эшли башлады.
-
«Утны туктат!» Бөтенроссия янгынга каршы кампаниясе башланды
Россиядә «Утны туктат!» («Останови огонь!») Бөтенроссия янгынга каршы кампания старт алды. Аның төп максаты – техноген табигать янгыннары, шул исәптән коры үләнне рөхсәтсез яндыру нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар куркынычын киметү.
-
Бүген Казандагы Актаныш якташлар берлеге җитәкчесе Вәсим Вахитовның туган көне
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең телеграм-каналынп «Якташлар дип җан атып, һәрдаим ярдәм итеп торган Вәсим Хуҗаҗан улы бүген, изге бәйрәм көнне үзенең туган көнен каршылый!», дип котлау хатын урнаштырды.
-
«Мирас» ветераннар хоры «Балкыш» фестиваленә әзерләнә
Актаныш районының «Мирас» ветераннар хоры апрель аенда узачак республикакүләм «Балкыш» фестивалендә катнашу өчен актив әзерлек алып бара.
-
Актанышта Ураза гаетен бәйрәм итәләр
Бүген, 20 март көнне кояшның беренче нурлары белән Актаныш районы мәчетләренә дин кардәшләребез Ураза гаетенә җыелды. Төп тантана Актанышның Җәмигъ мәчетендә узды, анда муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.
-
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да якынлашып килгән Ураза гаете белән ихласкүңелдән котлыйм!