Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Ватан Геройлары: Махсус хәрби операциядә катнашучы Рәзиф Сәрвәров турында очерк

Инвалидлар декадасы кысаларында бик күп мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның тормыш-көнкүреше белән танышып чыктык. Алар арасында махсус хәрби операциядә яраланган сугышчылар да бар. Яңа Әлем авылында яшәүче Рәзиф Сәрвәров икенче тапкыр яраланып, әлегә коляскада хәрәкәт итә. Язмабыз «Батырлык өчен», башка хәрби бүләкләр иясе Рәзиф Рәдис улы турында.

Алтын куллы Рәзиф

Яңа Әлем авылында туып-үскән Рәзиф Сәрвәровның балачагы, үсмер еллары яшьтәшләренекеннән бер дә аерылмый. 1975 елгы егет башлап мәктәптә белем ала, аннан Актаныштагы һөнәр училищесында укый. Шул арада армиягә барырга повестка килә. Ике ел буена Иркутск якларында ил алдындагы изге бурычын үти. Кулы эш рәте беләгән, кызыксынучан егет авылга кайткач, нишләргә белмичә интегеп йөрми, машиналар ремонтлый, техникаларга җан өрә. Кешегә дә эшли, шәхси эшмәкәр булып та хезмәт күрсәтә. Хәтта Уфа, Мәскәүгә дә барып эшләргә туры килә аңа. 

Без ут эченә кермәсәк?

Бүген инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче Рәзифнең хәзерге язмышы бер дә гади түгел. Ул аңлы рәвештә махсус хәрби операциягә бара, аның илебез, безнең җәмгыятебез өчен мөһимлеген югары бәяли. Инде сигез тапкыр катлаулы операцияләр кичереп, тагын дүрт тапкыр пычак астында ятачагын белсә дә беркемне дә гаепләми, киресенчә, махсус хәрби операциянең бик вакытлы һәм урынлы башлануын һәркем төшенерлек итеп, гади телдә аңлатып бирә:

Безгә бу сугыш кирәкми дигән кешеләргә шуны әйтәсем килә, әгәр без анда булмасак, без ут эченә кермәсәк, безне басып алачаклар иде. Кайберәүләр качып йөри, дошман минем капка төбенә килгәч, чыгармын әле диләр. Автомат тоткан дошман солдаты капка төбеңә килеп басканда, син берни дә эшли алмыйсың инде. Чөнки бар хакимият аның кулында, һәм синең файдаңа берни дә булмаячак. 

Өч елдан артык вакыт эчендә бик күп танышларын, дусларын югалта Рәзиф. Каты салкыннарда җирне чокып бергәләп окоплар казыган, бары кайнар чәй белән генә бергә җылынган, бергә көрәшкән егетләр көннән көн кими.

Мин проводник булгач, эш кушалар, һәрвакыт хәрәкәттә булдым. Шул туңудан, өшеп аырудан коткарды мине. Окопта 15 метрга 2 метр чокып төшәсең дә өскә нәрсә  каплый аласың, шуны каплыйсың, маскировкалыйсың, дошманга ятканың күренмәслек итеп, ояңны җайлыйсың. Дрон оча башласа, кырыйга чокып керәсең, гәүдәңне ничек тә күрсәтмәскә кирәк.

Мондый хәлләрне беркемгә күрергә язмасын! Тыныч тормышның кадерен белик,-ди Рәзиф. 

Рәзиф Сәрвәров өлешчә махсус хәрби операция башлану белән контракт төзергә Актаныш районы хәрби комиссариатына килә. Әмма Украинага кадәр барып җитә алмый, документация белән аңлашыламаучылык килеп чыга. Контрактын өзеп яңадан туган авылына кайта. Мобилизация игълан ителү белән үз янә комиссариатка бара. Менә шуннан бирле махсус хәрби операциядә ул.

2022 елның 29 сентябрендә Казанга өйрәнүләргә алып баралар. 11 ноябрьдә инде Рәзифләрне Украина чигенә китерәләр. Луганскида беренче елларда каты сугышларга кермиләр әле. Май аенда алдан сөйләшенгәнчә, Рәзиф Сәрвәров хәрби контракт төзи, мобилизацияләнгән солдатлар белән бергә дошманга каршы көрәшүен дәвам итә.  2023 елның көзендә аларны Донецк Халык республикасына җибәрәләр.

Менә шунда мәхшәрләрне күрдек без, – ди сугышчы. – Пехотада машина йөртүче-санитар идем. Отпускадан соң озатучы итеп билгеләделәр. Сугышчан линиягә тылдан килгән солдатларны озату, аларны билгеләнгән ноктага илтеп кую, сугышчан юлларны, сукмакларны күрсәтү минем төп бурыч. Ялга чыгучыларны да мин алып чыгам.  Менә шул рәвешле унбиш көн ял, бертуктаусыз атыш астында унбиш көн хезмәттә булабыз.

Батыр ярасыз булмас!

2024 елның 4 мартында Бердичев шәһәрен алганда Рәзиф якташыбыз каты яралана. 

Әлмәттән килгән солдатны алгы сызыкка берүзем генә озата киттем. Төн, кап-караңгы. Кайтып җитәргә 10-15 метр калгач, дрон куып җитте. Әгәр йөгереп блиндажга барып керсәм, башка сугышчылар белән бергә харап булабыз. Дронның шул ягы бар, ул барысын да исендә калдыра, соңыннан һөҗүм итә. Шуңа торып бастым да, кире борылып йөгерергә уйладым. Борылган мизгелдә  ике аягыма да атты. Соңгы гранатасы булды ахры, асылынып мине карап торды. Ә мин үлгәнгә сабышып яттым. Дрон очып китте. Ике аякны тоткан идем, икесе дә чалгы белән кискән кебек, юеш, канга баткан. Тиз генә жгут салдым. Рацияне алып егетләрне чакырдым. Ярдәмне күрсәткәч, 4 егет мине 4 яктан тотып 4 сәгать буе тылга- Красногоровкага сөйрәп алып чыктылар. Ростовта медицина ярдәме күрсәттеләр. Ә Саратовта 3 ай тоттылар, коляскада йөрерлек хәлгә китерделәр. Авыртулар басылды. Дәвалану 1 елдан артык барды, - дип ут эчендә йөргәннәрен искә алды ул.

Госпитальләрдә ятканда аның янәшәсендә һәрвакыт Снежанасы була. Хатынының яратуы, кайгыртуы Рәзифкә көч бирә, дистәләрчә операцияләр кичерсә дә күңел көрлеген югалтмый, авыртулар да җиңеләя. Снежана аның икенче хатыны. Уллары Әмирхан уртак мәхәббәт җимешләре. Беренче никахыннан туган кызы Лилиянасы, Снежананың 28 яшьлек Эльмира, 22 яшьлек Алина исемле кызлары өчен дә ул ныклы терәк. Снежана Рәзифкә кияүгә чыккач, инде дәүләт эшенә бармый, үзен бары гаиләгә багышлый. Сәламәтлегендә тайпылышлары булган уллары Әмирханны Уфада махсус мәктәптә укыталар, җәйләрен Яңа Әлемгә кайтып яшиләр, өй салганнар, бакча тоталар. 

Әнисе Илүзә Сәрвәрова да улы өчен ут йотып яши. Ислам дине кануннары буенча яшәүче Илүзә апа ут эчендә йөргән улын догадан калдырмый, намаз укыган саен изге теләкләрен улына багышлый, ана кешенең догалары батыр солдатка көч бирә, дәрт өсти. Моны Рәзиф үзе дә тоя, «Әни, син укыган изге сүзләр мине әллә күпме үлемнән алып калды», дип рәхмәтләрен белдерә.

2025 елның августында хәрби комиссия Рәзиф Сәрвәровны хезмәткә яраклы дип таба, һәм райондашыбыз кабат махсус хәрби операция зонасына юл тота. Аякка басса да, солдатның әле аяклары йөгерерлек түгел. Машина йөртүче булып хезмәтен дәвам итә.

Баггиларда йөрибез. Дроннар очып киткәнен урман эченә кереп көтеп торабыз. Дрон төзәп аткан машиналар шырпы кебек яна иде. Машинага ут капканын сизүгә, ишеген ачып тизрәк җиргә сикерәбез. Техникаларны югалту бик авыр, әмма кеше гомерен саклау тагы да мөһимрәк. 

Безнең белән стрелок йөри. Аның вазыйфасы- һавадан очкан дроннарны күрү һәм атып төшерү, ул 360 градусны күзәтергә тиеш. Минем бурыч – солдатларны тизрәк сугышчан ноктага алып барып барып җиткерү. Никадәр сак булырга тырышсам да, терелеп хезмәт итүнең 20нче көнендә яраландым.

Ул көнне 12 егетне алгы сызыкка кертергә тиеш идек. Басу юлларыннан тимер-томыр янган машиналар арасыннан 70-80 тизлек белән чабабыз. Кайтканда вактылып калган машинаны буксирга алдым. Кайтып җитәргә 3 чакрым калган иде. Дрон очып килгәнен күреп арттагы машинадагылар сикергәннәр, мин дә сикердем, соңгарак калганмын, дрон җитезрәк булып чыкты, машинаны да, мине дә бетерде. Тагын аякка, бу юлы тездән өске өлешкә зыян килде, эчке органнар да яраланды. 

Госпитальдә төнлә операция ясадылар, эчтәге осколокларны ала алмадылар, тегеп кенә куйдылар. Икенче көнне Ростовта аякка тагын операция булды. 2 айга отпускага җибәрделәр менә. Казандагы госпитальдә ялны 1 айга озайттылар. Тезгә кадәр ике аякта да осколоклар. Комачауламаса алмыйлар инде аны, рентгеннан карадылар, бер осколок җилек буенча аска төшеп утырган, – дип, Рәзиф гадәти әйбер сөйләгәндәй бәян итте бу хакта.

 

Контрактчы солдатлар үзләренә түләнгән хезмәт хакларына кораллар да, машналарга запас частьлар, хәтта җыелышып машиналар да сатып алалар. Тылдан гуманитар ярдәм килсә дә, консерва белән генә булмый, солдатның да кайнар ризык ашыйсы килә. Үзләренә кирәк әйберләрне кыйммәт булса да сатып алалар. Алгы сызыкка гуманитар ярдәм белән килгән ризыкларны дрон белән кертәләр, әмма ул да авыр йөк күтәрә алмый.  

Шундый куркыныч юллар узасыз, курыкмыйсызмы?- дип сорыйбыз батыр якташыбыздан.

Сезне алдап, курыкмыйм, дия алмыйм. Курку бар. Алгы сызыкка кергәндә тез буыннарына кадәр калтырата, чыккач тагын куркасың, каян чыктым мин, дисең. Ә эчтә ул турыда уйламыйсың инде. Бары үзеңә билгеләнгән заданене үтәү турында гына уйлыйсың. 

Нәрсәгә табынып була, барысына табындым. Аллаһ – бер, диләр. Нинди Аллалар бар, барысыннан да сорадым, кяфер, диярләр микән, чукынганарга карап чукындым, мөселманнарга ияреп намаз укыдым. Айдан да сорадым, агачтан да сорадым. Төнгә кадәр исән булсам иде, дип теләдем. Аннан Аллаһым рәхмәт, тагын иртәнгә кадәр яшәт мине, дия идем. Исән калу бәхет эше инде ул. Сиңа тиясе снаряд синеке. Синең пуля сине барыбер юллап таба. Әгәр язган икән, шунда ятып калырга, каласың. Шушы балалар хакына, хатыным, туган җирем хакына яшимдер дип уйлыйм.

Рәзиф Сәрвәровның сөйләгәннәре безнең күз алдыннан бер-бер артлы кинокартинадагы кадрлар кебек узды. Ут-ялкыннарны кичеп әлегә дәвалану курсы узучы якташыбызга туган ягыбызга исән-сау җиңү белән кайтуын телибез. Аның хәлен белергә район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова да барган иде. Фәйрүзә Сөнгать кызы сораулар, проблемалар була калса, яугиребезгә оешмага мөрәҗәгать итәргә чакырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев