Җәйге ял башланды: районда 2800гә якын бала өчен шартлар тудырыла
Раниза Шакирова: «Балаларның җәйге ялын имин һәм нәтиҗәле оештыру — безнең төп бурыч».
Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова брифинг барышында балаларның җәйге ялын оештыру, дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм иминлек мәсьәләләре турында җентекләп сөйләде.
— Беренче июньнән безнең балалар көтеп алган җәйге каникуллар башланды. Шул ук вакытта бүгенге көндә дәүләт йомгаклау аттестациясе дә дәвам итә. Быел тугызынчы сыйныфны 366 укучы, ә унберенче сыйныфны 95 укучы тәмамлый. Тугызынчы сыйныфларның имтиханнары икенче мәктәп базасында, ә унберенчеләрнеке беренче мәктәп базасында уза, — дип билгеләп үтте ул.
Имтиханнар уңышлы тәмамланганнан соң, чыгарылыш кичәсе оештыру планлаштырыла. Быел ул 27 июнь көнне кичке сәгать 17:00дә Җиңү паркы каршындагы мәйданда узачак.
Раниза Шакирова хәбәр иткәнчә, 1 июньнән 31 июльгә кадәр районның 20 авыл балалар бакчасы җәйге чорга вакытлыча эшчәнлеген туктатып тора. Уку елы барлыгы 2702 бала белән тәмамланган. Димәк, җәйге чорда якынча 2800 бала өчен ялны дөрес һәм файдалы итеп оештыру бурычы тора.
Балалар өчен төрле ял формалары каралган: мәктәп яны лагерьлары, хезмәт лагерьлары, шулай ук «Бүләк» сәламәтләндерү лагере эшләячәк. Моннан тыш, җәй айларында шәһәрләрдән авылларга әби-бабайлар янына кайтучы балалар саны да арта.
— Иң мөһиме — балаларның исәнлеге һәм куркынычсызлыгы. Безнең төп максат — җәйге ялга чыккан һәр баланы сәламәт һәм имин хәлдә 1 сентябрьдә яңадан мәктәпкә каршы алу, — дип ассызыклады мәгариф идарәсе башлыгы.
Җәйге чорда куркынычсызлык мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелә. Мәктәпләрдә уку елы тәмамланыр алдыннан укучылар белән дә, ата-аналар белән дә аңлату эшләре алып барылган, инструктажлар үткәрелгән. Балалар һәм ата-аналар тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында имзалар да куелган.
Шулай да, Раниза Шакирова ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, аерым кисәтү ясады:
— Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар балаларга мопедлар һәм башка транспорт чаралары сатып алып бирә. Бу исә еш кына аяныч хәлләргә китерә. Шуңа күрә әлеге мәсьәләгә җитди карарга, балаларның иминлеген тәэмин итәргә кирәк, — диде ул.
Җәйге ялны оештыру планнары буенча, июнь аенда 617 баланы ял иттерү каралган. Шуларның 187се — мәктәп яны лагерьларында, 160ы — хезмәт лагерьларында, ә 270е «Бүләк» лагеренда ике сменада ял итәчәк.
Ата-аналар өчен түләү мәсьәләсе дә аңлатылды: мәктәп яны лагерьларында ата-ана взносы 920 сум 37 тиен тәшкил итә, ә «Бүләк» лагеренда 18 көнлек юллама — 3704 сум, 21 көнлек — 4602 сум.
Мәктәп яны лагерьлары графигы да билгеле. 1 июньнән 21 июньгә кадәр Пучы, Киров, Әлем мәктәпләрендә лагерьлар эшли. Беренче һәм икенче мәктәпләрдә имтиханнар бару сәбәпле, аларда лагерьлар соңрак ачылачак: беренче мәктәптә — 1 августтан 21 августка кадәр, икенче мәктәптә — 16 июльдән башлап.
Тулаем алганда, ел дәвамында районда 940 баланы ял иттерү планлаштырыла. «Бүләк» лагереның беренче сменасында 135 бала ял итәчәк, шуларның 10сы — авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән. Икенче сменада да 135 бала ял итәчәк, шул исәптән 10 урын махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен бүленгән.
Икенче смена профильле булачак һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» белән берлектә оештырылачак.
Шулай итеп, районда балаларның җәйге ялын имин, файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев