Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Илшат Вахитов: «Укучының уңышы – укытучының йөрәгенә май булып ята»

Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәкара этабында, шулай ук Халыкара фән олимпиадаларында призлы урыннар яулаган Актаныш районының яшь талантларын һәм аларның укытучыларын Актаныш муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Вахитов Илшат Рәфит улы кайнар котлады.

Үзенең чыгышында ул укучыларның интеллектуаль казанышларын югары бәяләп, һәр җиңүнең нигезендә зур һәм бердәм хезмәт ятуын ассызыклады.

«Сәләтле балаларны ачыклау – зур хезмәт таләп итә»

Илшат Рәфит улы фән олимпиадаларына йомгак ясап, түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

«Хөрмәтле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Менә бүген фән олимпиадалары буенча быелгы сезонга йомгак ясыйбыз. Чынлап та, сәләтле балаларны ачыклау, барлау, алар белән эш оештыру – җиңел эш түгел. Бу нәтиҗәләр астында мәктәп җитәкчелегенең, әти-әнинең, баланың үзенең һәм, аерым эш итеп, аның белән даими шөгыльләнгән укытучының зур хезмәте ята», — диде ул һәм барлык катнашучыларны ирешелгән уңышлары белән чын күңелдән котлады.

Олимпиада чыныгулары – киләчәк тормышка нигез

Район Советы Аппараты җитәкчесе укучыларга мөрәҗәгать итеп, бүген алган белемнәрнең һәм зур иҗади ярышларда арттырган тәҗрибәнең мөһимлеген аңлатты.

«Кадерле укучылар, сезнең биредә алган белемегез, алган чыныгуларыгыз киләчәк тормышыгызда зур нигез булыр дип уйлыйм. Нәкъ менә шушы нигез сезнең киләчәк язмышыгызны, һөнәрегезне билгеләүдә ярдәм итәчәк. Куйган хезмәтләрегезнең файдасын күрергә язсын сезгә», — дигән теләкләрен җиткерде җитәкче.

Укытучы өчен иң зур бүләк – укучысының җимеше

Мөгаллимнәрнең фидакарьлеге аерым игътибарга лаек. Илшат Вахитов һәр остаз өчен укучысының казанышыннан да зуррак шатлык булмавын әйтте:

«Ә инде укытучы кешегә ул нәрсә? Чынлап та, төннәрне көнгә ялгап күпме хезмәт куясың, ә хезмәтеңнең нәтиҗәсе, җимеше булса – ул укытучының йөрәгенә һәрвакытта да май булып ята, күңелен үстерә. Шуңа күрә киләчәктә дә сезгә зур уңышларга ирешергә язсын, нәтиҗәле хезмәтегез сөенечләр генә алып килсен», — диде Район Советы Аппараты җитәкчесе.

Илшат Рәфит улы барлык олимпиада җиңүчеләрен, призёрларын һәм педагогларны бәйрәм белән чын күңелдән котлап, барысына да ныклы сау-сәламәтлек һәм яңа иҗади үрләр теләде.

Актаныш данын югары дәрәҗәдәге фәнни ярышларда яклаган укучыларыбызны һәм аларны үстергән бәяләп бетергесез укытучыларыбызны чираттагы зур җиңүләре белән котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев