Ленар Зарипов: «Сез – Актанышның горурлыгы һәм илебезнең якты киләчәге!»
Актаныш районында интеллектуаль бәйгеләрдә, олимпиадаларда зур уңышларга ирешкән яшь талантларны һәм аларның остазларын хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге гүзәл бәйрәмгә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов үзе килеп, укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны чын күңелдән тәбрикләде, кайнар рәхмәт сүзләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Район башлыгы үзенең чыгышында яшь зыялыларның уңышлары Актаныш данын республика дәрәҗәсендә югарыга күтәрүен ассызыклады.
«Авыр вакытта җиңүгә ирешкәнегез өчен рәхмәт!»
Ленар Рафакович укучыларның һәм укытучыларның фидакарьлеген аерым билгеләп үтте:
«Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, килгән кунаклар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән тәбрик итәм, укуыгызда зур уңышлар телим. Менә шундый дөнья авыр, катлаулы вакытта сынатмыйча, тырышып укыганыгыз өчен, яңа җиңүләргә ирешкәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт! Сез зур тырышлык һәм фидакарьлек күрсәттегез», — диде ул.
Район җитәкчесе яшьләрне яулаган үрләрдә генә тукталып калмыйча, гел алга барырга чакырды. Фәнни мохитта уңышка ирешү өчен бүген Актанышта барлык мөмкинлекләр, белем базасы һәм, иң мөһиме, зур тәҗрибә бар. Укучыларның янәшәсендә һәрвакыт дөрес юл күрсәтеп, ярдәм итеп торучы остазлары һәм әти-әниләре булу да – зур бәхет.
«Уңышлы бала янында һәрвакыт укытучы тора»
Чыгышта мөгаллимнәрнең хезмәтенә югары бәя бирелде. Район башлыгы һәр талантның нәкъ менә укытучының бәяләп бетергесез хезмәте аша ачылуын билгеләде:
«Һәрбер уңышлы бала янында һәрвакытта укытучысы тора. Укытучы абыйлар, апалар! Күз нурларыгызны, кыйммәтле вакытыгызны җәлләмичә, балаларда талант чаткыларын табып, аны зурайтып, олы тормыш юлына аяк бастырганыгыз өчен сезгә аерым рәхмәтемне белдерәм. Бу — бик зур һәм тирән хезмәт. Булдырасыз, сезгә сүз юк!»
Ата-аналарның түземлеге – җиңүләр нигезе
Ленар Зарипов Казаннан 390 чакрым ераклыкта урнашкан Актаныш районы балаларын республика башкаласына төрле олимпиадаларга озатучы әти-әниләрнең хис-кичерешләрен яхшы аңлавын җиткерде:
«Ата-аналарга аерым рәхмәт һәм сезгә алга таба да зур түземлек телим. Балалар Казанга чыгып китәләр, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Сез аларны укытучыларга ышанып тапшырасыз, ярдәм итәсез, бергә тырышасыз. Балаларыгызның уңышларын, игелекләрен күреп, һәрвакыт сөенеп яшәргә язсын сезгә!», — диде Район башлыгы.
«Сез — безнең горурлыгыбыз!»
Җитәкче һәр уңышлы лидерның, танылган җитәкченең яки хезмәткәрнең уңышы артында укытучы белән ата-ана торуын искәртте һәм балаларга үз нәселе, мәктәп һәм район исемнәренә тап төшермичә, тормышта һәрвакыт горур атларга киңәш итте.
«Актаныш — Татарстанның иң ерак районнарының берсе. Без Казаннан ерак яшәсәк тә, районыбызда шундый талантлы балаларыбыз бар икән — димәк, безнең куйган хезмәтләребез, тырышлыкларыбызның барысы да җиренә җиткереп, нәтиҗәле башкарыла. Сез безнең горурлыгыбыз! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә язсын, сау-сәламәт булыгыз!» — дип тәмамлады үзенең җылы чыгышын Ленар Зарипов.
Тантана яшь зыялыларга һәм аларның остазларына мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды. Актанышның барлык җиңүчеләрен олы казанышлары белән котлыйбыз! Сез — районыбызның якты йолдызлары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев