Укучыларның олимпиадаларда җиңүләре – район горурлыгы!
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 2025-2026 уку елының иң тантаналы чарасы узды. Әлеге бәйрәм «Олимпка юл», республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны хөрмәтләүгә багышланды.
Тантанада җиңүчеләрне район башлыгы Ленар Зарипов, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова тәбрикләде.
Үз чыгышында Ленар Рафак улы укучыларны ирешелгән уңышлар белән генә чикләнеп калмаска, белем үрләрен яулавын дәвам итәргә чакырды.
Чыннан да, фән олимпиадаларында зур җиңүләргә ирешкән иң алдынгы укучыларыбыз – бүгенге бәйрәмнең төп сәбәпчеләре. Алар үзләренең тырышлыгы, белемгә омтылышы белән безне сокландыра, районыбыз данын республикада гына түгел, ә Бөтенроссия дәрәҗәсендә дә күтәрә.
Олимпиада хәрәкәтенең әһәмияте зур. Ул укучылар арасында сәләтле балаларны ачыкларга, аларның мөмкинлекләрен тагын да үстерергә ярдәм итә. Шул ук вакытта һәр катнашучы өчен бу – киләчәккә таба үз көче белән салынган ныклы юл башы.
Чара кысаларында иң күп олимпиада җиңүче-призерлары әзерләгән мәктәп коллективлары да бүләкләнде.
Төп мәктәпләр арасында:
-
3 нче урынны Татар Ямалысы төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы яулады (җитәкчесе – Гөлназ Гыйльмегаян кызы Фәйрүшина);
-
2 нче урында – Чуракай һәм Мари-Суксуы төп гомуми белем бирү мәктәпләре (җитәкчеләре – Дилбәр Фәрит кызы Нәбиева һәм Эдуард Амирянович Галиев);
-
1 нче урын Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенә бирелде (җитәкчесе – Гөлнара Миркасыйм кызы);
-
Гран-при Басыйров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективына тапшырылды (җитәкчесе – Рамил Җәмигънур улы Салахов).
Кадет мәктәпләре арасында үткәрелгән “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” республика олимпиадасында Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты 22 призлы урын яулап, беренче урынга лаек булды (җитәкчесе – Илсур Индус улы Ялалов).
Урта мәктәпләр арасында:
-
3 нче урын – Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе – Ландыш Сәяф кызы Нургалиева);
-
2 нче урын – аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта мәктәбе (җитәкчесе – Рәйхан Фелүс кызы Галимҗанова);
-
1 нче урын – 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе – Альберт Мирхәт улы Мансуров);
-
Гран-при – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка бирелде (җитәкчесе – Венера Хаматнасыйх кызы Хаева-Хаметзянова).
-
«Ел укучысы-2026» исеменә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернатның 11 сыйныф укучысы Шакирова Лиана лаек дип табылды.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия — интернатында белем алучы Шакирова Лиана — үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге, ихтыяр көче белән башкалардан аерылып тора. Шакирова Лиана 4 ел рәттән татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадасының абсолют җиңүчесе, 8 ел рәттән татар теле һәм әдәбиятыннан республика йомгаклау олимпиадасы җиңүчесе, инглиз теле, рус теле, сайлау хокукы фәннәреннән республика һәм Бөтенрәсәй олимпиадаларында призер исеменә лаек булучы, Көнчыгыш һәм Себер халыклары арасында «Туган тел» олимпиадасы җиңүчесе, укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы.
Әлеге чара тагын бер кат районыбызда белемле, максатчан, тырыш яшьләр үсүен күрсәтте. Алар – киләчәгебез горурлыгы, илебезнең ышанычлы терәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев