Куанычлы хат: Махсус хәрби операциядәге якташыбыз Фәрит Гыйльфановның әтисенә Үзәк хәрби округ частеннан Рәхмәт хаты килде
Актанышта яшәүче Фирдәвис абый Гыйльфанов бу мизгелләрдә олы горурлык хисләре кичерә. 2022 нче елның 29 сентябрендә махсус хәрби операциядәгә киткән улы Фәритнең полк командирыннан Рәхмәт хаты алды ул.
Фирдәвис абый әле кичә генә капка алдын көрәргә чыккач, почта тартмасына хат салып киткәннәрен күреп ала. Конверт тышындагы адресны күреп каушап кала, ни өчен дигәндә, анда, улы махсус хәрби операциядәге улы Фәритнең хезмәт иткән полк адресы язылган. Тиз генә өйгә керә дә күзлеген ничек алай табып тизрәк хатны ача, йөрәгенә үткән куркуын җиңеп хатны укый башлый. Хатның яртысын укыгач кына җанына тынычлык йөгерә: бу хатта аның газиз улы Фәритнең полк командиры, полковник В. Коржовның рәхмәт сүзләре язылган икән бит!
Үзәк хәрби округның хәрби частьләреның шәхси составы хәзерге вакытта махсус хәрби операция бурычларын батырларча хәл итә.
Татарстан Республикасының барлык районнарыннан йөзләгән кеше хәрби бурычларын намус белән лаеклы үти, Россия гаскәрләренең данлы традицияләрен дәвам итә, шул ук вакытта батырлык һәм Ватанга хезмәт итү үрнәген күрсәтә. Аларның күбесе кылган батырлыклары өчен дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында туып-үскән 470тән артык сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнде, ә солдатларның батырлыгы россиялеләрнең һәм Луганск, Донецкның азат ителгән территорияләрендә яшәүчеләрнең йөрәкләрендә киң резонанс алды.
29656 гаскәрнең часть командованиесе Сезгә улыгыз Гыйльфанов Фәрит Фирдәвис улының хәрби хезмәттә яхшы күрсәткечләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Хәрби частьтә хезмәт иткән вакытта Фәрит үзен бары тик уңай яктан гына күрсәте. Ул үз вазифаларын намус белән башкара, хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Хәрби часть командованиесе алдында абруйлы һәм иптәшләре тарафыннан да хөрмәт казанды.
Иптәшләренә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Үзенең намуслы хезмәте белән Фәрит ата-бабаларының данлы традицияләрен дәвам итә, үз подразделениесенең хәрби әзерлеген арттыра һәм шуның белән Ватаныбызның оборона сәләтен ныгыта.Сез Фәрит белән горурлана аласыз. Ул үз намусына тап төшермәде, үзенең һәм сезнең адресыгызга иң яхшы хөрмәт сүзләренә лаек булды.
29656 хәрби часть командиры, полковник Коржов.
Әти кешенең күзләрен яшь бөртекләре каплап ала. Фәрите әле яңа гына тәпи киткән иде, әле генә кул арасына керде. Барлык туганнары, гаилә белән хәрби хезмәткә озатканнар иде... Махсус хәрби операциягә мобилизация башлану белән улы ике дә уйламыйча беренче потокта ил алдындагы бурычын үтәргә китте. Менә инде икенче ел неонацизм тарафдарларына каршы көрәштә ул. Хат алгач йөрәгенең «жу» итүе дә юкка түгел. Газиз баласы да, башка солдатлар да исән-сау гына туган ягыбызга әйләнеп кайтсын иде, дип тели Фирдәвис абый.
Әйе, чыннан да, часть командиры тарафыннан дөрес язылган бу хатта. Гыйльфановлар гаиләсен кечкенәдән беләм. Фәритнең бабасы Мөдәрис абый Яңа Җияш- Каратал авылының ин оста, тырыш балта осталарыннан иде. Әтисе Фирдәвис абый да Германия гаскәрләре союзында хезмәт итте. Әтисенең энесе Фирданис Әфган сугышы ветераны. «Батырлык өчен» медале кавалеры. Менә шундый алар Гыйльфановлар! Бу куанычларыбыз Фәритнең күптән түгел вафат булган әнисе Римма апаның рухына дога булып барып ирешсен, -ди район Мобилизация эшләре буенча Башкарма комитет Җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов та авылдашының шатлыгын уртаклашып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев