Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

Махсус хәрби операциядә кулын өздергән Киров авылы егете Альберт Җиһангиров инвалидлар спартакиадасында катнашты

Бүген Актаныш районы инвалидлар спартакиадасы кысаларында оештырылган шахмат-шашка ярышларында Махсус хәрби операциядә кулын өздергән Киров авылы егете Альберт Җиһангиров катнашты.

3 декабрь- Халыкара сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр көне. Ел саен әлеге датага Актаныш районында көчле игътибар бирелеп, инвалидлар декадасы уза. Быел да ункөнлек яхшы гына дәвам итә. 

Бүген, 4 декабрь көнне декада кысаларында инвалидлар спартакиадасының шахмат-шашка, йөзү ярышлары узды. Акыл уены ярышларын җирлекләрдә яшәүче мөмкинлеге чикләнгәннәр көтеп ала. Сәламәтлекләре таушалган кешеләрнең күбесе, авыруларны һәм тормыш авырлыкларын уку, спорт, иҗат белән мавыгып батырларча җиңәләр, уңышларга ирешәләр.

Иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашучы райондашларыбыз иртәннән үк авыл башлыклары белән бергәләп Балалар иҗат үзәгенә килделәр. Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдәнов, мәсәлән, өч көн элек кенә махсус хәрби операциядән кайткан Альберт Җиһангировны спартакиадага алып килгән. 

Альберт Җиһангиров кечкенәдән шашка уйнарга ярата. Госпитальләрдә дәваланганда да, шифаханәләрдә тернәкләнү курслары узганда да иптәшләре белән шашка уйнап күңел борчуын баскан.

Альберт Җиһагиров башка катнашучылардан хәрби киеме белән әллә каян аерылып тора. Тормышка булган мәхәббәте аны актив тормышка өнди. Кулларым юк дип тормаган, ярышларга килгән.

Махсус хәрби операциягә контракт төзеп, 2023 елның 19 октябрендә киттем. Авдеевкадагы каты бәрелешләргә туры килдем. 8 ноябрьдә каты яраландым. Кул өзелгәнен күреп, башта көлеп җибәрдем, аңламыйм бит әле. Ярый, бу кулым исән әле, дигән идем, уң кулым да эшләр-эшләмәс. Сул як колагымның перепонкасы шартлаган, бөтенләй ишетми. Икенчесе азрак ишетә. Хәзер, мин инвалид дип, өйдә генә ятарга теләмим, берәр үземә туры килердәй эшкә керергә иде,- ди МХО ветераны. 

Менә шундый авырлыкларны җиңә-җиңә аякка баса Альберт. Үзен иң кыен чакта ташламаган, ярдәм иткән авылдашларына рәхмәтле ул. Бигрәк тә Мәскәүдәге госпитальләргә барып яшәргә рухландырган Венера Сабитова гаиләсенә, Айдар Мирхәйдәровка һәм башка игелекле кешеләргә.

Альберт хәзер сәламәтлеген кайгырту белән мәшгуль. Россия Оборона министрлыгы ярдәме белән өздергән кулына протез ясатып алган. Әле аны кияргә, аның белән иң элментар эшләрне эшләргә өйрәнәсе бар. Колагына махсус аппарат кайтартырга кирәк. Махсус хәрби операция батыры Альберт Җиһангировка тыныч, матур тормышка ияләшеп, киләчәккә акыллы итеп якты сукмаклар салуын телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев