Радмир Харисов: «Иң җитмәгәне- тынычлык!»
Махсус хәрби операция башлану белән фронтка киткән егетләребез бер-бер артлы отпускага кайтып якыннарын сөендереп китә. Актаныш хәрби комиссариатыннан чакыру алу белән һич икеләнмичә операциягә юл алган Радмир Харисов та шушы көннәрдә туган якка кайтты. Вакыт табып безнең «Актаныш-информ» журналистлары белән очрашуга килде.
Радмир армия хезмәтен 2010 елда Тольяттиның Самара шәһәрендә десантчы булып узган егет. Повестка килгәндә Чаллы шәһәрендә яши ул. Әнисе телефоннан хәбәр итүгә, Актанышка кайта. 29 сентябрьдә беренче отправка белән хәрби операциягә китә. Казанда өйрәнүләр уза.
Хәрби операция барган урыннарга бару белән землянка, окоп казыган солдат чоры шунда ук исенә төшә аның. Тирә-якта —урман. Туктаусыз яңгырлар ява. Өстәге киемнәр бик тиз чылана, алыштырырга җай юк... Менә шул вакытта гуманитар ярдәмнең никадәр көчкә ия икәнен аңлыйлар солдатлар. Туган яклардан җылы киемнәр, азык-төлек җибәрәләр. Аш-суны үзләре пешерә. Соңрак мунча мичләре ясап җибәрәләр. Такта, агачлар табып мунча салалар. Аңынчы су җылытып тазга басып юыналар. Бусы- солдат көнкүреше.
Радмир Харисов «Сугышчан батырлык өчен» һәм «Отважный» медале белән бүләкләнгән. «Нинди батырлыкларың өчен бирелде?» дип сорагач, Радмир тыйнак кына «Заданиеләрне 100 процент үтәгән өчен» дип җаваплады.
Рядовой Харисов Кременная ягында миномет батареясында шофер булып хезмәт итә, КамАЗ йөртә. Гел хәрәкәттә ул, кизү көнем дип тормый, ял вакытында да йөк ташый.
— Актаныш егетләре бер-берегез белән күрешәсезме, Радмир?
— Безнең батальон татар егетләреннән формалашкан. Анда Актаныштан да егетләр бар. Ә Рөстәм Вәлиев белән бер батареяда, ята торган караватларыбыз янәшә.
— Хәрби операция барган урыннарда әле дә кешеләр яшиме?
— Авыллар җимерек. Кешеләр юк диярлек инде, күченеп киткәннәр. Калганнары хәерче шартларда яши. Иң кызганычы- балалар. Алар сугыш эчендә үсә. Урылмаган басулар күп, электән хәрби операциягә кадәр чәчелгән көнбагышлар кап-кара булып утыралар. Аларны җыеп алучы булмаган.
-Арада югалтулар да булмый калмыйдыр?
— Әйе, без батареяда 47 кеше идек. Хәзер 45. Кая эләккәнеңне беләсең бит инде, басуларда миналар. Мина кыйпылчыклары байтак кешене имгәтә. Безгә үз-үзеңә, иптәшеңә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр.
— Хәрби операциядәгеләргә күрсәтелә торган ярдәмнән файдаланасызмы?
— Ай саен хезмәт хакы күчеп бара. Әти-әнием Татар Суыксуы авылында яши, аларның хәлләрен авыл җирлеге башлыгы гел белеп тора.
— Якыннарың белән ничек аралашасыз?
— Баштарак сөйләшергә ярамады. Хәзер телеграмм- канал аша гел хәбәрләшәбез.
— Сезгә анда нәрсә җитми, Радмир?
— Иң җитмәгәне- тынычлык. Шуңа булганның кадерен белеп, тынычлыкта яшәргә язсын!
Контракт хезмәтенә бәйле барлык сораулар буенча барлык җаваплар әлеге сылтама аркылы мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев