Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БезнеңГеройлар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актанышта МХО батырының гаиләсе белән очрашты

Актанышка эшлекле сәфәр барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Фәрраховның гаиләсе белән очрашты. Депутатны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов озатып йөрде.

Әлфия Когогина белән Ленар Зариповны Фәрраховларның капка алдына ук чыгып Ниязның әбисе Роза Сергеева каршылады.

Җитәкчеләр яңарак кына 85 яшьлек юбилеен каршылаган лаеклы ялдагы мөгаллимәне олуг бәйрәме белән котладылар, чәчәк гөлләмәсе белән чәкчәк тапшырдылар.

Фәрраховларның йортының кайсы гына почмагына карама, һәркайда Нияз рухы. Ишектән килеп керүгә батырның фуражкасы, соңгы тапкыр ялга кайткач, әнисенә бүләк иткән роза гөлләмәсе, беренче йомшак уенчыгы, шахматлары каршы ала. Хәрби киемнән төшкән рәсеме әтисе Илдарның ике фотосы уртасында.

 Әнисе Ираида Георгиевнаны улы белән бәйле кадерле истәлекләре эшкә озатып кала, каршы ала.

Әбисе Роза Әсләх кызы Нияз белән бәйле хатирәләрен сөйләп туя алмый.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов ачы кайгыдан сыгылган аналарга Аллаһы Тәгалә бу хәсрәтне күтәрерлек  сабырлык бирсен иде, ди:

- Сезнең улыгыз Нияз Илдар улы-  чын герой! Шундый батыр ул үстерүегез өчен зур рәхмәт! Ниязның урыны җәннәттә булсын. Сезгә бу авырлыкларны күтәрергә Аллаһ үзе җиңеллек бирсен!

Әлфия Когогина үзе дә өч ул әнисе буларак, бу югалтуны йөрәге аша уздырып, улын югалткан Ира ханымның кайгысын уртаклашты. «Үзегезне саклагыз, авырмагыз», дип киңәшләрен бирде. Социаль түләүләрне алуда кыенлыклар булу-булмавы турында белеште. Нинди генә проблема туганда да гаиләнең туры үзенә мөрәҗәгать итүләрен сорады. Ира ханымга илебезгә, җәмгыятебезгә патриотик рухлы, батыр ул үстереп, тәрбияләве өчен олы рәхмәтен белдерде.  Роза Әсләх кызын юбилее уңаеннан тәбрикләп бүләкләр белән сөендерде. 

Нияз- Ираида һәм Илдар Фәрраховларның көтеп алган уллары, туганы Гөлназ белән тату гаиләдә үсәләр. Нияз кечкенәдән сау-сәламәт була, балалар бакчасына  йөргәндә беркайчан авырмый. Актанышның икенче санлы мәктәбендә, тугызынчы сыйныфтан соң  Актанышның беренче санлы мәктәбендә укый. Казан Дәүләт Архитектура һәм төзелеш университетына укырга керә. Икенче курста чагында хәрби хезмәткә барырга карар кыла. Санкт-Петербург өлкәсендәге хәрби гарнизонда ил алдындагы изге бурычын үти. 

Илдә өлешчә хәрби операция башлангач, Нияз Фәрраховка да хәрби комиссариаттан чакыру килә. Нияз, Актаныш агрегат заводында эшләгән чор була ул, заводтан аңа бронь бирәләр. Әмма егет беренче чакырылыш белән ут эченә юл тота. Улының никадәр җаваплы операциягә киткәнен чамалаган әтисе Илдар абый, бу хәлләрне йөрәгенә бик якын ала, көтмәгәндә инсульт булып йөрәге тибүдән туктый. Ираида Георгиевна улына әтисенең вафаты турында әйтә алмый, аны борчырмын дип уйлый. Нияз белән телефоннан сөйләшкәндә сорагач, «Әйе» дип җавап бирергә туры килә. 2023 елның декабренә кадәр Нияз ике тапкыр вакытлыча ялга кайта, хезмәт хакы акчаларын «Әни, болар барысы да синеке» дип өстәлгә куя торган була...

Гүя Ираида апаның күңеле сизә, улының соңгы кайтуында бүләк иткән чәчәкләрен шиңгәч тә ташламый. Яңа ел алдыннан Авдеевкадан  Ниязның һәлак булуын хәбәр итәләр, әмма аның гәүдәсен беркайдан да таба алмыйлар. Бары 4 айдан соң гына батыр егетнең җәсәде туган ягына кайтып җитә. 

Ниязның хәзер үзенә ошаган бик сөйкемле кызы Аидасы үсеп килә, ул әнисе Айсылу белән Киров авылында яши, Ираида апа белән аралашып, аның сагыну-сагышларын басарга тырышалар. Әбисе Роза Сергеева безгә Ниязның бер кочак мәктәп көндәлекләрен күрсәтә, тигез, пөхтә язулы, гел бишлеләр белән тулы көндәлекләргә карап сокланмалы. Шахматны да бик яратып уйный Нияз, Ираида Георгиевна улының сәләтен ачкан, аны ярышларга йөрткән остазы Фәһим абый Галимовка бик рәхмәтле. Улының җиңүләре турында язылган газеталар да Нияз турында кадерле ядкарь. 

Ираида апаның күңеле тулы өмет- бәлки Ниязы исәндер, дигән уй аңа яшәргә көч бирә. Җирләргә алып кайткач, табутны ачып карамыйлар, шуңа да өмете киселмәгән әле аның. Кешене ышаныч яшәтә диләр, бәлки могҗиза булыр да ананың уйлары чынга ашар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев