Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

Куян хатын-кызлары коры ашлар өчен өй токмачлары кисте

Куян авыл клубында махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итү юнәлешендә волонтерлык эшчәнлеге актив оештырыла. Авылның уңган-булган хатын-кызлары шушы көннәрдә генә өй токмачлары әзерләде. Бу эш өчен якынча 170 йомырка тотылган. Әлеге токмачлар сугышчыларга җибәреләчәк коры ашлар әзерләү өчен тәгаенләнгән. Томачны өйдә кисеп алып килүчеләр дә бар.

 

 

Авыл клубы мөдире Роза Хәбетдинова бу изге эштә катнашкан барлык хатын-кызларга, кызларга һәм апа-сеңелләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Моннан тыш, авыл халкы яралы солдатлар дәвалана торган госпитальләргә һәм блиндажларга юлланачак мендәрләр тегү өчен кирәкле материаллар алып килгән.

— Бу акциядә катнашкан һәркемгә битараф булмавы, ярдәме өчен зур рәхмәт. Безнең уртак теләк — Җиңүне мөмкин кадәр тизрәк якынайту, — дип билгеләп үтте Роза Хәбетдинова.

Авыл халкы Җиңү өчен үзенең кечкенә, әмма мөһим өлешен кертә, бердәмлекнең, кайгыртучанлыкның һәм үзара ярдәмләшүнең бүген аеруча кирәкле булуын тагын бер кат раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев