Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышның 2нче санлы мәктәбендә хәйрия ярминкәсе һәм «Карга боткасы» бәйрәме узды
Актанышның икенче санлы мәктәбендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан зур хәйрия ярминкәсе узды. Мәктәп коллективы, укучылар һәм әти-әниләр бердәмлеге нәтиҗәсендә игелекле чара югары дәрәҗәдә оештырылды.
-
Барысы да махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз өчен!
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары Курск һәм Белгород өлкәләрендәге сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җибәрергә әзерләнә. Райондашларыбыз бу изге эшкә бик актив катнаша.
-
Иске Байсарда хәйрия концерты узды
27 март көнне Иске Байсар авылында “Без бергә” фонды каршында эшләп килүче хәйрия концерт төркеме артистлары матур тамаша күрсәтте.
-
Иске Байсар авылында «Без бергә» хәйрия концерты узачак
27 мартта Иске Байсар авылы мәдәният йортында “Без бергә” хәйрия концерты оештырыла.
-
Иске Богады халык театры артистлары махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итте
Иске Богады халык театры Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» комедиясен күрсәткәннән кергән билет акчаларын махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм фондына тапшырды.
-
Махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга ярдәм максатыннан узачак бәйрәм концертына рәхим итегез!
Хөрмәтле актанышлылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылачак хәйрия концертына чакырабыз.
-
Барысы да Җиңү өчен!
Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга ярдәм итүдә зур эш башкара. Иҗат үзәгендә һәм авыл җирлеләрендә маскировка челтәрләре үрү өчен материаллар кайтарыла, сугышчыларның гозерләрен үтәүдә дә өлгерлек күрсәтә алар.
-
Актанышлыларны «Без бергә» хәйрия концертына чакырабыз!
12 февральдә Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты булачак.
-
«Чишмә» ҖЧҖ директоры махсус хәрби операциядәге авылдашына автомобиль бүләк итте
Иске Богады авыл җирлегендә алты авыл бар. Һәм аларның һәрберсендә халык махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итәргә тырыша. Авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова хәбәр иткәнчә, акчалата ярдәм итәләр, җылы киемнәр җыялар, ә авыл клубларында хатын-кызлар фронтка җибәрү өчен токмач әзерлиләр. Ә «Чишмә» ҖЧҖ директоры Ринат Рәфыйк улы Сәхабетдинов аерым рәхмәткә лаек.
-
Куян хатын-кызлары коры ашлар өчен өй токмачлары кисте
Куян авыл клубында махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итү юнәлешендә волонтерлык эшчәнлеге актив оештырыла. Авылның уңган-булган хатын-кызлары шушы көннәрдә генә өй токмачлары әзерләде. Бу эш өчен якынча 170 йомырка тотылган. Әлеге токмачлар сугышчыларга җибәреләчәк коры ашлар әзерләү өчен тәгаенләнгән. Томачны өйдә кисеп алып килүчеләр дә бар.
-
Волонтерларның «Актаныш» хәрәкәте 31 гыйнварда махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрә
Тиздән Татарстан Республикасы буенча хокук тәртибе гаскәрләре запасы ветераннары һәм хәрбиләре берлегенең региональ иҗтимагый оешмасы каршында эшләп килүче волонтерларның «Актаныш» хәрәкәте бу атнада махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләп озата. Бу мөһим вакыйга 31 гыйнварга планлаштырыла.
-
«Чәй» апаларына рәхмәт!
«Актаныш» волонтерлар хәрәкәте каршында бертуктаусыз игелекле эшләр башкаручы хатын-кызларыбызның хезмәтләре бары рәхмәт хисләре генә уята. Шушы көннәрдә волонтерлар- лаеклы ялдагы апалар Зифа Камалетдинова, Флорида Шаехова, Фәндәрия Баймуллина махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз өчен махсус мендәрләр теккән.
-
Такталачык театры спектакль куюдан кергән акчаны махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм фондына тапшырды
Такталачык авылы театры коллективы район мәдәният йортында Хәбир Ибраһим пьесасы буенча «Нәфига ханым» дигән яңа спектакль күрсәтте. Артистлар билетлар сатудан кергән барлык акчаны — 15 мең сумны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фондына тапшырды.
-
СВОга ярдәм: Тыңламаста хәйрия концерты булды, Чишмәдә маскировка челтәрләре үрәләр, Чәчердә токмач кисәләр
Актаныш районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга һәм башка солдатларга системалы һәм ихластан ярдәм күрсәтә. Бу ярдәм сүздә генә түгел, ә көндәлек гамәлләрдә, изге эшләрдә чагылыш таба.
-
Чишмәбаш хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга атап өй токмачлары кисте
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм актив дәвам итә. Чишмәбаш авылы халкы Яңа ел ялларыннан соң янә изге гамәлгә тотынды, авыл апалары коры ашлар өчен өй токмачлары кистеләр.