«Җиңү тәрәзәләре»- илебез тарихы белән горурлану ул!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап Актанышның 5нче санлы балалар бакчасы «Җиңү тәрәзәләре» акциясенә кушылды.
Балалар бакчасы педагоглары нәниләр белән бергәләп оригами ысулы белән кәгазьдән кошлар ясадылар.
Канатларын як-якка җилеп очкан тынычлык кошлары-күгәрченнәр дә, туган якларын сагынып кайтучы кыр казлары, кыр үрдәкләре иҗат иттеләр. Моның белән генә тукталып калмыйча, Җиңү символы кызыл йолдыз, яз чәчәкләре кып-кызыл лаләләр ясадылар.
Әлеге рәсемнәрне матурлап тәрәзәләргә беркеттеләр. Хәзер авылдашлар урамнан узганда һәрвакыт балалар бакчасы тәрәзәләренә күз сала.
«Җиңү тәрәзәләре» исә илебез тарихы белән горурлану, Бөек Җиңүгә дан һәм хөрмәт хисләре генә уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев