Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Су басу ихтималы аркасында юкка чыккан авылларның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачылды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар Актаныш районында дәвам итә. 7 июнь көнне Татар Ямалы җирлегендә тарихи вакыйга булып узды. Иске Семиостров авыл советына кергән: Иске Семиостров (Өшәр), Яңа Семиостров (Чиялек), Луговая, Чирәм Колак, Каенлы Җилән, Дүртөйле, Наплава авыллары истәлегенә һәм ил азатлыгы өчен көрәшкән ветераннар исеменә һәйкәл ачылды.

Бу авыллар Түбән Кама су саклагычы төзелү сәбәпле су басу ихтималы белән күчерелә. Авыллар юкка чыга... Ләкин, һәр кеше өчен туган нигезе кадерле. Читтә яшәгән һәм Актаныш районында төпләнеп калган халык авылның хәтерен саклар өчен Һәйкәл куюны хуплыйлар һәм акча җыеп  чыгымын күтәрделәр. Әлеге һәйкәл Дербёшкада эшләнеп, 1970 елда Өшәр авылына куела. 1985 елда Татар Ямалысы авылына алып барып куела. Соңгы елларда яңа һәйкәл ачылу сәбәпле, бу һәйкәлне авыл усадьбасына урнагтыралар. Өшәр егете Дәвир Галиев һәйкәлне туган авылына кайтару хыялы белән яши башлый. Бу зур эшне башкарып чыгарга ярдәмгә Иске Семиостров авыл советына караган Чиялек оныгы Ализә Хурамшинаны чакыра. Ализә Дильшат кызы авыл яшьләренә таянып эшли башлый һәм бер дә ялгышмый. Һәйкәлне реставрацияләү һәм урнаштыруда 16 яшь кеше һәм 15 ләп зурлар зур көчләрен куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев