9 июнь 2025 яңалыклары
-
Миңнехановтан сайлауларда катнашуын сорадылар: Сез – безнең төп яклаучы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социаль хезмәткәр көнендә «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә булды.
-
МЧС хезмәткәрләре «Бүләк» төбәкара лагеренда янгын куркынычсызылыгы дәресе уздырды
Бүген, 9 июнь көнне «Бүләк» төбәкара балалар сәламәтләндерү лагеренда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш районы буенча хезмәткәрләре планлы тактик өйрәнүләр үткәрделәр.
-
«Ихлас гамәл» үзәге 56 райондашыбызны корбан ите белән сөендерде
Корбан гаете вакытында мал чалдырган райондашларыбызның теләкләрен искә алып, «Ихлас гамәл» үзәге гамәлләрен җиңелләштерде. Мохтаҗларга мөселман кардәшләребез китергән корбан итен таратуны башлап җибәрде.
-
Актанышлылар, әйдәгез бергәләп районыбызны төзекләндерик!
12 июньгә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында район- шәһәрләрне төзекләндерү буенча онлайн-тавыш бирү бара.
-
Актанышның иҗтимагый киңлекләре өчен тавыш бирегез!
2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Актаныштагы парк һәм скверның берсе өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
-
«Актаныш таңнары»на язылып кал!
3-13 июнь көннәрендә республика, район басмаларына язылу буенча абунәчеләр ункөнлеге игълан ителде. Шушы ункөнлектә «Актаныш таңнары»на язылу хакы нибары 905 сум тәшкил итә. «Актаныш таңнары» газетасына арзан хактан язылу өчен бу — яхшы форсат. Ашыгыгыз!
-
Әлфия Авзалованың кызы: «Әнинең чәчен пеләшкә алу минем өчен иң авыры булды»
«ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова, кунак итеп, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалованы чакырган.
-
Су басу ихтималы аркасында юкка чыккан авылларның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар Актаныш районында дәвам итә. 7 июнь көнне Татар Ямалы җирлегендә тарихи вакыйга булып узды. Иске Семиостров авыл советына кергән: Иске Семиостров (Өшәр), Яңа Семиостров (Чиялек), Луговая, Чирәм Колак, Каенлы Җилән, Дүртөйле, Наплава авыллары истәлегенә һәм ил азатлыгы өчен көрәшкән ветераннар исеменә һәйкәл ачылды.
-
2025 елда 108 меңнән артык кеше балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алган
Компенсация күләме 20дән 70 процентка кадәр һәм гаиләдәге балалар санына бәйле.
-
Адай халкы Корбан гаетендә махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларын искә алды
Корбан гаете бәйрәме көннәрендә бик күп райондашларыбыз игелекле гамәл кылды, корбан чалдырып, туганнарын, якыннарын, ятим-мескеннәрне сөендерде. Адай авылында да нәкъ шундый чара узды. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Марсель Галимов рухына багышлап апасы Эльмира Бариева корбан чалдырды.
-
Россельхозцентр Татарстана рекомендует применить энтомофагов для борьбы с вредителем ярового рапса – капустной молью
За первые дни лета–2025 специалисты татарстанского филиала «Россельхозцентра» выборочно обследовали посевы ярового рапса на площади 4,2 тыс. га. По данным на 5 июня текущего (2025) года, эта ценная масленичная и кормовая культура находится в фазе всходы – 1–4 настоящих листа – бутонизация. При проведении мониторинга выявлены крестоцветные блошки на 1,5 тыс. га, или на 36% от обследованной площади рапса. Средняя численность этих вредителей составляет 4 экз. на кв. м, максимально – 12 имаго на кв. м в Черемшанском районе на 248 га.
-
Актаныш егетләре Мөслимдәге ат чабышында призлы урыннарга лаек булды
Актаныш районы чабышкылары Мөслим районында узган Сабантуйда үзләрен бик оста яктан күрсәтеп, бүләкләр алып кайттылар.
-
Актаныш Сабан туеның абсолют батыры Валерий Миңнегалиев!
Сабантуй батыр көрәшчеләре белән дан тота. Милли көрәш бәйрәмнең иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып кала бирә. Актаныш Сабан туена җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, баһадирларның бил алышканын түземсезлек белән көтеп алды. Олысы да, кечесе дә районның иң көчле, иң гайрәтле егетләренең мәйданга чыгып бил алышуларын күзәтте. Быелгы Сабантуйның абсолют батыры булып Валерий Миңнегалиев танылды.
-
Актаныш Сабантуе-2025
Актаныш районында Сабантуй бәйрәме искиткеч матур мизгелләр, шатлык-сөенечләр бүләк итеп узып та китте .