Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

3 октябрьдә Актанышта районкүләм өмә!

3 октябрьдә Актанышта районкүләм өмә! Иртәгә, 3 октябрьдә Актанышта районкүләм өмә узачак. Барлык оешма-предприятие коллективларын, гражданнарны район үзәге булган Актанышыбызны чистарту һәм тазарту өмәсенә чакырабыз.

Актаныш районы хакимияте барлык предприятие, учреждение, оешма коллективларын, шулай ук гражданнарны бу игелекле гамәлгә үз өлешләрен кертергә чакыра.

Өмәләр паркларда, скверларда, урамнарда һәм хезмәт оешмалары биналары территорияләрендә узачак. Уртак тырышлык белән Актанышны тагын да матуррак һәм тормыш өчен уңайлырак итәрбез дигән ышанычта калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев