2 октябрь 2025 яңалыклары
-
Актаныш- Түбән Кама арасын якынайтып: Шагыйрә Рәмзия Вәлиеваның иҗат кичәсеннән безнең репортаж
Бүген Актанышның үзәкләштерелгән китапханәсе әдәбият, мәдәният һәм сәнгать иленә әверелде. Биредә якташыбыз, Илчебай авылы кызы, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче шагыйрә Рәмзия Вәлиеваның иҗат кичәсе узды. Рәмзия Галимҗан кызының 65 яшьлегенә багышланган «Туган яктан илһам алып» дип аталган очрашу Актаныш белән Түбән Кама арасына дуслык күпере сузды.
-
3 октябрьдә Актанышта районкүләм өмә!
3 октябрьдә Актанышта районкүләм өмә! Иртәгә, 3 октябрьдә Актанышта районкүләм өмә узачак. Барлык оешма-предприятие коллективларын, гражданнарны район үзәге булган Актанышыбызны чистарту һәм тазарту өмәсенә чакырабыз.
-
«Халык иҗаты» район конкурсында биш авыл җирлегенең ветераннар оешмасы җиңүче булып танылды
«Халык иҗаты» район конкурсында барлык авыл җирлекләренең башлангыч ветераннар оешмалары актив катнашты. Әлбәттә, өлкәннәребезнең иҗат җимешләрен конкурска әзерләүдә авыл җирлеге башлыклары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре зур өлеш кертте.
-
Юлдагы фаҗига: Пучы-Зөбәер арасында яшь хатынның гомере өзелгән
Кичә, 1 октябрь көнне 18:00 сәгатьтә Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә Пучы һәм Зөбәер торак пунктлары арасында юл-транспорт фаҗигасе булуы турында хәбәр керә. Кызганыч, юл һәлакәте кеше үлеменә китергән.
-
Актаныш мәктәпләрендә «Без бергә» хәйрия ярминкәләре дәвам итә
Актанышның 2 нче урта мәктәбендә ел саен үткәрелүче «Без бергә» хәйрия ярминкәсе быел да зур уңыш белән узды. Укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштергән бу күркәм традиция инде өченче ел рәттән шуны күрсәтә: бергә булганда барысына да ирешергә мөмкин! Узган ел махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия ярминкәсендә 81 000 сум акча җыелган булса, быел керемнәрнең гомуми суммасы 132 000 сумга җиткән.