Актаныш юлларында иминлек дәрәҗәсе ни хәлдә?
Бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илфак Бариев җитәкчелек итте.
Беренче булып сүз алган Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев 2025 ел башыннан район юлларындагы хәл турында таныштырды.
— Ел башыннан район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, — диде Ренат Шәмсиев. — Шунысы сөендерә: һәлак булучылар юк, 7 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Узган ел белән чагыштырганда, аварияләр саны кимеде.
Региональ юлларда вәзгыять элеккечә: ел башыннан 1 юл һәлакәте булды, анда 1 кеше тән җәрәхәте алды. Һәлакәт сәбәбе — юл чатлыгында йөрү кагыйдәсен үтәмәү.
Торак пунктларнда исә хәл бераз кискен: ел башыннан ике юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән.
Икесе дә җәяүлеләргә бәйле: ике кеше тән җәрәхәтләре алды. Сәбәбе — җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве, — дип аңлатты капитан.
М-7 федераль юлында да ике авария теркәлгән, аларда дүрт кеше төрле дәрәҗәдә яралана. Шунысы куандыра: эчкән хәлдә рульгә утырган йөртүчеләр аркасында юл фаҗигаләре теркәлмәгән.
Балигъ булмаган балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең теркәлмәве дә куанычлы. Шулай да инспекторлар балалар катнашындагы аварияләрне булдырмас өчен даими рейдлар үткәреп тора.
Техник күзәтелек һәм юл хәрәкәте инспекциясе эшчәнлеге
Йөк ташучы һәм махсуслашкан техника һәм автобусларны даими тикшерәбез, — дип сөйләде Ренат Шәмсиев. — Федераль, төбәк һәм җирле юллар карала, юл хәрәкәте таләпләрен үтәмәгән очраклар буенча ике административ материал рәсмиләштерелде.
М-7 юлындагы төзелеш эшләре алып барылучы участокларда атна саен күчмә тикшерүләр уздырыла. Алар буенча да төзүче оешмаларның җитешсезлекләре күзәтелеп, кисәтүләр ясалган һәм ЮХИДИ инспекторлары бер административ материал төзегән. Кимчелекләрне бетерү өчен юл эшләрен башкаручы оешмалар белән сөйләшүләр алып барыла.
Узган ел инспекция линиясе буенча 4 кисәтү һәм 2 административ материал теркәлгән.
Яңа тәкъдимнәр
Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан чышы тәмамлангач фикер алышулар барышында район үзәк хастаханәсе янына машиналар өчен махсус урын булдыру кирәклеге күтәрелде. Җитәкчеләр сүзләренчә, бу мәсьәләне киләсе елга гына хәл итәргә мөмкин, быел була калса, бигрәк тә яхшы.
Район юлларын авыр йөк машиналарыннан саклап булырмы?
Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе җитәкчесе Сергей Карпов Актаныш районында юлларны саклау һәм контроль системасы турында чыгыш ясады.

Без район территориясендә транспорт чараларының авырлыгын һәм габаритларын даими тикшерәбез, юл полосаларыннан закон нигезендә файдалануның билгеләнгән тәртибен үтәүне тәэмин итәбез, — диде Сергей Карпов. — Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итеп, профилактик чаралар үткәрәбез, фото-видео фиксациянең күчмә комплексларын урнаштырабыз һәм эшләтәбез.
Россия Президентының 2024 елгы Указы нигезендә, автомобиль юлларының кимендә 85 проценты нормативларга туры килергә тиеш. Бу күрсәткечкә Татарстан юлларының сакланышын тәэмин итмичә ирешеп булмый.
Бер километр 4 нче категорияле юлны ремонтлау бәясе уртача 10–30 млн сум тәшкил итә. Автомобиль юлларына көн саен авыр йөк транспорт чаралары китергән зыянны 2 километрдан артык юлның сафтан чыгуы белән чагыштырып була. Шуңа күрә авыр йөк машиналарын үлчәү һәм артык йөкне контрольдә тоту иң нәтиҗәле профилактика чарасы булып тора, — дип аңлатты Сергей Карпов.
Эшчәнлек һәм нәтиҗәләр
Ространснадзорның якындагы төбәк бүлеге Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан, хезмәткәрләр республиканың барлык юлларында эшләргә хокуклы.
Аларны район юлларын саклау өчен күчмә пунктлар белән берлектә эшләргә чакыра аласыз, — диде Сергей Карпов. - Закон нигезендә полиция хезмәткәрләре автотранспортны туктатырга, йөкнең документларын тикшерергә һәм йөк ташучыларны административ җаваплылыкка тарту хокукына ия. — Ләкин бүгенге көндә бу вәкаләтләрне чынлап торып тормышта кулланучы аз, шуңа күрә районда да, республикада да авыр йөк машиналары контроле юк диярлек, — диде ул.
Карпов слайдлар аша авыр йөк машиналары аркасында ватылып имгәнгән юлларны да күрсәтте. «Главтатдортранс» мәгълүматлары буенча, районда түбәндәге юл участколары канәгатьләнерлек хәлдә түгел:
- Актаныш-Пучы-Күҗәкә
- Актаныш-Пучы
- Түке-Татар Ямалысы
- Адай-Түбән Урьяды
- Актаныш-Пучы-Бүләк
- Актаныш-Мөслим
- Актаныш-Мөслим-Киров авыллары арасындагы юллар.
Моның төп сәбәбе — авыр йөк машиналары хәрәкәтенә контроль булмау. Тиешеннән артык йөк нәтиҗәсендә чокырлар барлыкка килә, юлның өске катламы җимерелә һәм юл куркынычка әйләнеп, аварияләр саны арта.
Күчмә пунктлар Актаныш юлларын 25 тапкыр тикшергән
Узган ел авыр йөк машиналарын үлчәүнең күчмә пункты Актаныш районына 25 тапкырдан артыграк чыккан, — дип хәбәр итте Сергей Карпов.
Аның сүзләре буенча шул аңлашылды- эре габаритлы һәм авыр йөкләрне ташу кагыйдәләрен бозу буенча ике административ хокук бозу очрагы ачыкланган. РФ Административ хокук бозулар кодексның 12.21.1 маддәсе буенча җаваплылык каралган.
Киләчәктә дә Яр Чаллы территориаль идарәсе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм район юлларын саклау өчен күчмә пунктлар җибәрергә әзер, — диде Карпов. — Ләкин бу эштән катгый нәтиҗәләргә ирешү өчен полиция хезмәткәрләренең рейдларга катнашуы кирәк.
Илфак Бариев, авыр йөк машиналарын туктатып, авырлыгын үлчәгәч, нормадан артык булуы ачыкланса, машина хуҗаларын, эш бирүчеләрне комиссия утырышына чакырырга кушты. Сергей Карпов фото-видеофиксацияләр буенча мәгълүмат бирде, бу контроль чараларының нәтиҗәлелеген сөйләде.
Иске Кормаш юллары
Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева үз җирлекләрендәге юлларның торышы турында сөйләде.
Безнең җирлеккә биш авыл керә, — диде ул. — Шуларның Яңа Балтач, Иске Балтач һәм Шәбезбаш авылларындагы юллар асфальтланган һәм хәзерге вакытта канәгатьләнерлек хәлдә.
Кыркаентүбә авылындагы юлларга исә өлешчә щебенка салынган. Иске Кормаш авылы юлына асфальт салынган булуга карамастан, бүген ул бик аяныч хәлдә. Бу хәлнең төп сәбәбе — юлларны тиешенчә сакламау. Киләчәктә юлларның җимерелүен булдырмас өчен, авылларга авыр техниканы кертүне тыю турында билгеләр куюны карауны сорыйм, — диде Дилбәр Вәлиева.
Шулай ук Шәбезгә керә торган участокта ясалма тигезсезлек булдыру да кирәклеген ассызыклады, җитди проблемаларны күтәреп.
Иң мөһиме- кеше иминлеге!
Актаныш районы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча үткәрелгән профилактик эшләр турында чыгыш ясады.
Ел дәвамында без балаларның юлларда иминлеген тәэмин итү өчен төрле профилактика чаралары үткәрәбез, — диде Ләйсән Мөхәммәтова.
«ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» җитәкчесе Айнур Гыймадиев юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Актаныш районы массакүләм-мәгълүмат чаралары эшчәнлеге хакында сөйләде.
Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов 2025 елда Актаныш районы юлларында башкарылчак төзү-төзекләндерү эшләре белән таныштырды.
Аның чыгышын «Главтатдортранс» ДКУ контроль һәм сыйфат бүлеге башлыгы урынбасары Камил Фәрдиев тулыландырды.
Юллар — иминлек нигезе
Агымдагы елда районыбызда юлларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарылачак. Бу транспорт хәрәкәтен тагын да куркынычсызрак итәр, автомобиль йөртүчеләр дә якыннары янына исән-имин кайтып җитәр, дигән сүз. Юлларның торышы яхшыру — ул бары тик уңайлылык кына түгел, ә аварияләр саны кимүгә зур өлеш кертәчәк мөһим адым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев