Актаныш районында яшәүчеләрнең 8 проценты үзләрен иң аз якланган итеп хис итә
2023 елның беренче яртыеллыгы узып китте. Татарстан Республикасында терроризмга каршы тору өлкәсендәге хәлгә йогынты ясаучы социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм башка процессларны мониторинглау нәтиҗәләре игълан ителде. Актаныш районы террорга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Люция Корбанова белән шул хакта сөйләшәбез.
- Люция ханым, террорчылык һәм экстремизм турында без телевизор экраннары аша гына күреп белә идек. Кызганыч, вәзгыять үзгәрде. 2022 елда үзебезнең иң тыныч саналган Актаныш районында да мондый куркыныч эчтәлектәге җинаятьләр теркәлде. 2023 елдагы саннар ни сөйли? Һәр очрак артында кеше язмышлары, кеше гомерләре бит.
-Татарстанда террорчыл һәм экстремистик характердагы җинаятьләрнең иң күбе Әлмәт районында теркәлгән, закон сагындагы хезмәткәрләр 5 очрак буенча тикшерү алып бара. Бөгелмә районында 2, Түбән Камада 2, Тукай муниципаль районнарында 1 җинаять, шулай ук Казанда 31 һәм Чаллы шәһәрендә 4 күренеш закон алдында җавап бирүне таләп итә.
Быел безнең районда мондый характердагы җинаятьләр юк, узган ел, белгәнебезчә, икәү иде. 2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасында 31 террорчылык характерындагы (узган елның шул ук чорында — 14) һәм 14 экстремистик юнәлештәге (узган ел- 13) җинаять ачыкланган. Терроризм һәм экстремизм турындагы статьялар буенча 30 кеше хөкем ителгән (узган ел — 8), суд тарафыннан террорчыл дип танылган 24 (узган ел — 3), экстремист дип танылган 73 (узган ел — 28) структур бүлекчә һәм оешма ячейкалары эшчәнлеге туктатылган.
- Ышанычлы чыганаклар әйтүенчә, террорчыл һәм экстремистик характердагы күренешләр санының артуы махсус хәрби операция үткәрү, республика территориясендә яшәүче халыкара террор һәм экстремистик оешма әгъзаларыннан, Украинаның террорчыл һәм милләтче формированиеләренең деструктив идеологияләрен хуплаучылардан янаган куркыныч белән бәйле. Әмма безнең бу куркынычка каршы торырлык көчебез булырга тиеш, шулай бит?
- Әйе, киләчәккә, җитәкчеләргә, бер-береңә ышаныч- иң зур көч. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елның беренче яртыеллыгында терроризмны профилактикалау өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган тискәре факторларның берсе булып 2022 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади тотрыклылык күрсәткеченең 21 процентка кимүе тора. Беренче чиратта бу республиканың бюджетны формалаштыручы предприятиеләренә карата Көнбатыш илләренең санкцияләр басымы белән бәйле.
Социаль-икътисади хәлнең тотрыксызлыгы фонында, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырганда 2 процентка кимегән. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Рәисе эшчәнлегенә ышаныч күрсәткеченең кимүе 71,4 процент (узган ел — 76,2 процент), шулай ук район башлыкларының эшчәнлеген хуплаучы гражданнар өлеше 57,4 процентка кадәр кимүе күзәтелә. (Узган ел — 59,6 процент). Шул ук вакытта Россия Федерациясе Президенты эше белән республика халкының 74 проценты канәгать (узган ел 72,7 процент).
- Украинаның махсус хезмәтләре социаль челтәрләр һәм интернет-каналлар кулланып, протест активлыгын формалаштыру һәм туплау максатыннан республика халкына мәгълүмати йогынты ясауны дәвам итә дип беләбез.
- Республиканың хокук саклау органнары тарафыннан төрле протест төркемнәренең эшчәнлеген активлаштыруга юл куймау, шулай ук Украина территориясендә Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы законсыз кораллы формированиеләрдә катнашырга ниятләүче затларны ачыклау буенча системалы чаралар үткәрелә. 2023 елның 6 аенда ВСУ сафларына керергә тырышкан өчен 4 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылык дәрәҗәсе 80,1 процентка (узган ел 86 процент булган) һәм 84,7 процентка (узган ел- 86 процент) кадәр кимегән.
- Республикада чит төбәкләрдән килүче мигрантлар шактый. Алара арсында тәртип ягы ничегрәк?
- Агымдагы елда Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә оператив хәл шактый катлауланды. Бу чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр һәм хокук бозулар санының артуы, алар катнашындагы төркемле конфликтларның резонанслы фактлары белән бәйле. 2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы территориясендә әлеге линия буенча хәл тотрыклы саклана. Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләр тарафыннан кылынган җинаятьләр, элеккечә калган, гомуми криминоген хәлгә сизелерлек йогынты ясамаган.
- Мигрантлар арасында җинаятьчелек үсү республика халкының фикеренә йогынты ясый торган тискәре факторларның берсе. Хокук саклау органнары тарафыннан мигрантлар арасында экстремистик күренешләрне кисәтү буенча нинди чаралар үткәрелә?
- Хокук саклау органнары мигрантлар арасында экстремистик күренешләрне кисәтү буенча чаралар комплексын даими уздырып тора, аның нәтиҗәләре буенча халыкара террор оешмалары эшчәнлеге белән бәйле 13 радикаль идеология тарафдары ачыкланды һәм Россия Федерациясе территориясеннән депортацияләнде. 400 ләп чит ил гражданы файдаланган 1 легаль булмаган миграция каналы ачыкланды һәм аның эшчәнлеге туктатылды.
- Аеруча кайсы төбәкләрдән килүчеләр арасында хәлләр катлаулы?
- Җәза үтәтү хезмәте идарәсенә караган учреждениеләрдә Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Төньяк Кавказ төбәкләреннән чыккан кешеләр тарафыннан деструктив йогынты ясавы сәбәпле, дини экстремистик төркемнәр оештыру куркынычы саклана. УФСИН төзәтү учреждениеләрендә террорчылык характерындагы һәм экстремистик юнәлештәге җинаятьләр кылган өчен хөкем ителгән 28 (узган ел — 20) кеше җәзасын үти. Вакытлыча тоткарлау урыннарында 22 кеше (узган ел — 24) бар.
Шулай ук профилактик исәптә торучылар арасында экстремистик идеологияне өйрәнергә, таратырга теләүчеләр, террористик характердагы һәм экстремистик юнәлештәге җинаятьләр кылуга омтылучылар санының артуы сизелә. Быел бу сан 69 булса, узган ел 49 очрак. 2023 елның беренче яртыеллыгында криминоген хәлнең тотрыклылык дәрәҗәсе күрсәткече 3 процентка кимеп, республикада 27 997 җинаять теркәлгән (узган ел 27 047). Шуның террор һәм экстремистик юнәлештәге җинаятьләр өлеше 0,16 процентны тәшкил итте (узган ел- 0,1 процент).
- Нинди төр җинаятьләр төп өлешне алып тора?
- Җинаятьчелек структурасында төп өлешне урлашулар 223 процент (узган ел- 50,3 процент), наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр 65 процент( узган ел-14,7 процент) һәм мошенниклык- 60 процент (узган ел- 13,5 процент) тәшкил итә. Яшүсмерләр катнашында 1 кеше үтерү, 2 шәр кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, көчләү һәм акча алу, 3 разбой, 16 талау, 13 автомототранспорт урлау очрагы булган.
- Кызганыч, яшүсмерләр арасында да җинаятьчелек очраклары әледән-әле күзәтелә.
- Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең иң югары өлеше Апас районына туры килә, 13,4 процент. Аннан кала Яшел Үзәндә 7,3 процент, Бөгелмә районында 7,1 процент, Түбән Камада 5,4 процент, Әгерҗе һәм Зәй районнарында 4,9 процент, Мамадыш муниципаль районында 4,8 процент. 2023 елның 1 июленә территориаль эчке эшләр органнарында балигъ булмаганнарның 113 деструктив төркеме исемлеге төзелде. Узган ел бу сан 80 булган. Бу төркемнәргә 412 кеше язылган (узган ел — 267), республиканың төрле уку йортларының эчке контролендә 39 189 укучы (2023 елның 1 гыйнварына 24 131) тора. Бу сан 15058гә арткан. 2023 елның 6 аенда хокук саклау органнары тарафыннан яшьләр арасында деструктив агымнар идеологиясен пропагандалаучы интернет — сайтлар буенча компетентлы ведомстволарга 2 559 (узган ел 1 109) үтенеч җибәрелгән, деструктив контент булган 1 020 (узган ел— 444) интернет сайт тыелган.
- 2023 елның беренче яртыеллыгында Украинаның махсус хезмәте вәкилләре интернет челтәренең төрле мессенджерлары аша республика яшьләрен һәм яшүсмерләрен җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү өчен актив омтылышлар ясый Акчалата бүләк өчен яшүсмерләр транспорт инфраструктурасына зыян китергән, дәүләт хакимияте объектлары һәм хокук саклау органнары эшен бозу буенча төрле йөкләмәләрне үтәгәннәр. Мондый характердагы җинаятьләр республикабызның кайсы район һәм шәһрләрендә теркәлде?
-Агымдагы елда Казан шәһәре һәм Тукай муниципаль районында 5 реле шкафы, Казан шәһәрендә җәмәгать суды бинасы, Тукай муниципаль районында элемтә каланчасы, Чаллы шәһәрендә махсус хәрби операцияне яклаган символика куелган 3 автомобильне яндыру фактлары кайнар эзләр буенча ачыкланды.
-Ел саен бездә «Татарстан Республикасында терроризм күренешләреннән саклану дәрәҗәсе» дигән сораштыру үткәрелә. Аның нәтиҗәләрен дә әйтеп үтегез әле.
- Республика халкының 7,5 проценты (узган ел 6,4 процент) үз яшәү урынында террорчылык актларын үткәрү ихтималын югары бәяли, 39 проценты (узган ел 36,2 процент)- уртача, 53,5 процент (узган ел 57,4 процент) халык түбән дип бәяли. Республика халкының борчылуы нигездә махсус хәрби операция үткәрү һәм украин милләтче структураларының тотрыксызландыручы гамәлләре белән бәйле.
- Бу сораштыруда Актаныш районы халкы да катнашкандыр, аларның фикерен дә белеп китик әле.
- Актаныш районында яшәүчеләрнең сораштыруда катнашкан 8 проценты үзләрен иң аз якланган итеп хис итәләр. 2022 елда бу сан 10,6 процент булган. Әле районыбызда уңай үзгәрешләр күренсә дә, бу уңайдан эшлисе бар. Тукай, Биектау, Лаеш, Спас муниципаль районында яшәүчеләр дә безнең дәрәҗәдә. Казан шәһәрендә исә сораштырылганнарның 14 проценты, Түбән Камада 15 проценты, Чаллыда, Әгерҗедә, Алабугада, Әлмәттә 10 проценты, Яшел Үзән районында 9 проценты, Кукмарада 9 проценты яклауга морхтаҗ.
- Украина территориясендә бара торган хәрби операциядән еракта яшәсәк тә, аның республикадагы сәнәгать- җитештерү объектларына куркыныч йогынтысы булу турында да сүзләр бар. Бу чыннан да шулаймы?
- Татарстан Республикасында куркыныч тудыручы факторларның берсе булып -оборона-сәнәгать, ягулык-энергетика комплекслары һәм транспорт инфраструктурасы объектларына карата диверсия-террорчылык актлары кылу тора. Республика территориясендә дәүләт оборона заказын үтәүдә катнашкан һәм Украина махсус хезмәтләре һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан диверсия террорчылык актлары кылу өчен беренче чираттагы максатлар булган 30 предприятие урнашкан. Шул ук вакытта 5 предприятиедә җинаятьчел ниятләрне тормышка ашыруга ярдәм итүче, террорчылыкка каршы саклануда аерым кимчелекләр ачыкланган. Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратына мәгълүмат алмашу регламенты кысаларында кергән мәгълүматның характерын анализлау, террорчылыкка каршы тору өлкәсендә булган куркынычларны вакытында ачыкларга һәм булган көчләрне, чараларны профилактика системасының иң зәгыйфь участокларына тупларга мөмкинлек бирә.
Районда мәгълүмат алмашу объектлары булып мәгариф, спорт, мәдәният, социаль яклау, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе, яшьләр эшләре, эчке эшләр бүлеге, миграция хезмәте, мәшгульлек үзәкләре, прокуратура, сәламәтлек саклау өлкәләре тора. Шуңа күрә мәгълүмат алмашуда катнашучыларның игътибарын мониторинг мәгълүматларының сыйфатына һәм вакытында бирелүенә юнәлтү мөһим бурыч.
- Төгәл һәм тулы җавапларыгыз өчен зур рәхмәт! Безнең әңгәмәбездән укучылар үзләренә кирәкле һәм файдалы мәгълүматлар алгандыр дигән ышанычта калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев