Актанышның дүрт укучысы өйдә белем ала
Соңгы елларда өйдә белем алучыларның артуы күзәтелә, бу педагоглар, ата-аналар һәм тулаем җәмгыять арасында җитди борчылу хисләре уята. Мәктәп-белем алу урыны гына түгел, ә баланың шәхесен, аның кыйммәтләрен һәм дөньяны кабул итүен формалаштыручы мөһим социаль институт та. Яшьтәшләр белән аралашу, дуслык һәм коллектив эшчәнлек — болар барысы да үсеп килүче буынны тәрбияләүдә төп роль уйный. Татарстанда 2500 бала гаиләдә белем ала. Актаныш районы да бу вәзгыятьтән читтә түгел. Район үзәгендә яшәүче 4 бала онлайн укый, алар Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләренә беркетелгән.
Актаныш районындагы мәктәп яшендәге 3200 баланың дүртесе өйдән генә белем ала. Сәламәтлек мөмкинлекләре туры килмәү яки башка сәбәпләр аркасында түгел, ә ата-аналары шулай теләгәнгә әлеге сабыйлар онлайн укый. Уку йортлары да гадәти түгел, ә Мәскәүнең танылган «Пенаты» яки «Оксфорд» дип аталган мәктәпләре.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин гаиләдә белем бирүне тәнкыйтьләп чыккан иде. Өйдә белем алучыларның берсен рус теле буенча Бердәм Дәүләт имтиханыннан шпаргалка кулланган өчен чыгарып җибәргәннәр. «Без социализация булырга тиеш, бала мәктәптә булырга тиеш дип һәрвакыт әйтеп торабыз. Законнар моны рөхсәт итә, монысы аңлашыла, ләкин төрле хәлләр була. Кемгәдер дәваланырга барырга кирәк, кемдер кайдадыр укый, гаилә мәшәкатьләре, сәбәпләр була. Ә дәүләт йомгаклау аттестациясе вакыты җиткәч, без аның нәрсә белән шөгыльләнеп ятканын да белмибез», – ди министр.
Актаныш районында хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы комиссия утырышында әлеге мәсьәлә белән комиссия рәисе, район башлыгы Ленар Зарипов та кызыксынып, борчылуын белдерде:
Өйдә алган белем, һичшиксез, тирәнрәк һәм индивидуаль булырга мөмкин. Әмма ул баланың мәктәп мохитында алган уникаль социаль күнекмәләрен һәм тормыш дәресләрен алыштыра алмый. Мәктәп-дустанә мөнәсәбәтләр формалаштыру, эмоциональ интеллектны үстерү һәм әйләнә-тирә дөньяны аңлау өчен киңлек ул. Нәкъ менә мәктәптә балалар командада эшләргә, башкаларның фикерен хөрмәт итәргә һәм компромисслар табарга өйрәнә.
10-11 сыйныфларны тәмамлангач, яшьләр үз юнәлешләрен сайларга һәм карьера төзергә мөмкинлек ала. Әмма балигъ булганчыга кадәр алар мәктәптә укуның мәҗбүри этабын узарга тиеш, бу аларның киләчәк үсешенең нигезе булып тора. Академик белемнәргә игътибарны туплау гына түгел, ә патриотлык, гражданлык һәм үз илеңә хөрмәт тәрбияләүгә дә игътибар бирү мөһим.
Шуңа бәйле рәвештә район мәктәпләрендә патриотик эшчәнлекне активлаштырырга кирәк. Махсус операциядә катнашучы ут эчендәге егетләребез ялга кайткач, аларны чакырып патриотик кичәләр үткәрү укучыларда үз иле өчен горурлык хисе формалаштыру өчен көчле стимул. Аларның әти-әниләре дә мәктәпләрдәге очрашуларда укучыларга үзләренең кичерешләре, ничек итеп чын патриот уллар тәрбияләүләре турында сөйләсеннәр.
Әйе, мәгариф-белем бирү генә түгел, киләчәк кешесен тәрбияләү дә әле ул. Мәктәпләр шәхес формалаштыру үзәкләре булып калырга тиеш, анда һәр бала академик белем генә түгел, ә тормыш дәресләре дә ала алачак, бу аңа җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булырга ярдәм итәчәк. Өйдә укыту традицион белем бирүгә өстәмә булырга мөмкин, ләкин ул аны алыштырырга тиеш түгел.
Быел өйдә укучылар арасында бер бала унберенче сыйныфны тәмамлый. Чыгарылыш классы укучысы Бердәм дәүләт имтиханын бирү урыны итеп Казан мәктәбен сайлаган.
Ә сез өйдә укыту белән килешәсезме? Фикерләрегезне комментарийга языгыз.
«Актаныш-информ»ның телеграм-каналында оештырылган сораштыру нәтиҗәләре:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев