Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта XIX гасырда төзелгән йортны мәдәни мирас объекты дип танырга җыеналар

Актаныш районында сәүдәгәр Мохитовның XIX гасыр ахырында төзелгән йортын мәдәни мирас объекты дип танырга җыеналар.

Экспертиза бу карарны нигезле дип таныган. Бу хакта Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Тарихи белешмәдән күренгәнчә, туры почмаклы ике катлы кирпеч бина торак йорт булган. Аның хуҗасы сәүдәгәр Шахаил Мохитов, ә соңрак аның улы булган. Ул татар сәүдәгәрләренең традицион йортлары стилендә төзелгән. Карл Фукс мондый корылмаларны «биек коймалар, биек капкалар, йорт ишегалды түрендә бүрәнә дивар артында урнашкан» дип сурәтләгән.

Төп бинаның төньяк өлешендә тактадан төзелгән янкорылма - өйалды урнашкан, түбәсе бер кыеклы. Аның эчендә икенче катка менә торган баскыч бар. Өйалды тәрәзәләренә уеп ясалган бизәкле йөзлек куелган.

Билгеләп үтелгәнчә, совет елларында бинада «Саклык банкы» урнашкан, ә аннары «Сугыш һәм хезмәт ветераннары йорты» эшчәнлек алып барган.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытка кадәр йортның түбәсе ремонтланган. Моннан тыш, тактадан ясалган оригиналь өйалды җимерелгән, аның урынында хәзер металл баскычлы таш корылма урнашкан. Бина хосусый милек булып тора.

Мәдәни мирас объектлары реестрына кертү объектның тарихи, архитектура-шәһәр төзелеше һәм культурологик кыйммәте булуы белән расланган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/aktanysta-xix-gasyrda-tozelgan-iortny-madani-miras-obekty-dip-tanyrga-yenalar-5888216

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Андый тарихи биналар бик куп иде аскы Актанышта, жимерттереп бетерделэр.