Көзге каникулларда Актанышның биш мәктәбендә лагерьлар оештырыла
Мәгариф яңалыклары

Көзге каникулларда Актанышның биш мәктәбендә лагерьлар оештырыла

29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Актаныш районының биш мәктәбе базасында көндезге ял лагерьлары оештырыла.

Актаныш районы мәктәпләрендә бүгеннән көзге каникуллар башланды. Укучылар 29 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр ял итәчәк. Каникул чорында балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру максатыннан, районның биш мәгариф учреждениесе базасында көндезге лагерьлар эшли.

Лагерьлар 29–31 октябрьдә һәм 2–5 ноябрьдә түбәндәге мәктәпләрдә оештырыла:

  • Киров урта мәктәбе;

  • Пучы урта мәктәбе;

  • Актанышның 1 нче урта мәктәбе;

  • Актанышның 2 нче урта мәктәбе;

  • Яңа Әлем төп мәктәбе. Аларда 163 укучы ял итә, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның ул-кызлары бар.

Көзге каникуллар — укучылар өчен ял итү, яңа көч туплау һәм буш вакытларын файдалы үткәрү мөмкинлеге. Мәктәп яны лагерьларында балаларның ялын оештыру аларның аралашу күнекмәләрен үстерүгә, төрле чараларда катнашуга һәм каникул көннәрен истә калырлык итеп үткәрүгә ярдәм итә.

Фото: архивтан


Нет комментариев