Америкада яшәүче Фирая Солтанова-Жданова эстафета җиңүчеләрен торт белән бүләкләде
Актанышта җәйге спорт сезонын ел саен күренекле марафончы, якташыбыз Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы белән башлап җибәрәләр. Быел да районыбызның спорт җитәкчелеге әлеге традициягә тугры калып әлеге бәйгене зур оешканлык белән уздырды. Эстафетада 150 гә якын мәктәп укучысы катнашты.
Иң кызыклысы- йөгерешчеләрне алда зур сюрприз көткән.
Фирая Солтанова Казан Дәүләт педагогия институтында бергә укыган дусты Гүзәл Шәвәлиева аша җиңүчеләргә тәмле күчтәнәч- торт юллаган:
-Фирая якташларының аның Кубогына эстафета үткәрелүенә бик шат. Кичә мин аның белән телефоннан сөйләштем. Ул Тын океан ярларыннан сезгә кайнар сәламнәр юллады, август аенда Актанышка кайтып тагын бер ярыш үткәреп бүләкләр тапшырачагын әйтте. Бүген исә беренче урын алган өч командага үзенең исеменнән торт тапшырырга кушты,- диде бүген "Батыр" спорткомплексында эшләүче Гүзәл апа истәлекләре белән уртаклашып.
Татар Ямалысы, кадет-интернат һәм Актанышның беренче мәктәбе командалары эстафетада җиңделәр һәм кубок, дипломнар белән бергә Фирая апаның күчтәнәч тортларына лаек булдылар.
Гүзәл Шәвәлиева данлыклы йөгерешче белән 4 ел бергә укый, марафоннарда да бергәләп йөгерәләр. "Фирая марафоннарда йөгерә-йөгерә Америкага кадәр барып җитте һәм шунда калды" ди ул шаяру катыш.
Актаныш кызы белән Буа гүзәленең дуслыгы әлегәчә дәвам итә. Моңа Гүзәл апаның Актанышка кияүгә чыгуы, аларның гел күрешеп торуы дуслыкны ныгыта гына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев