Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Кибеттә бөтен нәрсә бар бит, нигә безне тегәргә өйрәтәсез?

Технология укытучыларының район методик берләшмә утырышының үзгә бер матур, җылы тәҗрибә уртаклашу кичәсе рәвешендә узуын язган идек. Әлеге матур чара район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова идеясе белән балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Әлфия Галиева, технология укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе, Богады мәктәбенең технология укытучысы Лениза Фәттахова оештыруында бик нәтиҗәле белән үтте.

 

           Очрашуда лаеклы ялдагы технология укытучылары яшь коллегаларына моннан 20, 30 ел элек ничек укытулары, кызларны тормыш-көнкүреш хезмәтенә төшендерүләре турында сөйләделәр.

Актанышның беренче санлы мәктәбенең технология укытучысы Розалия Мансурова технология дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләр белән коопертивта кызларның ирләр эчке киемнәр, эш бияләйләре тегеп сатулары, шул рәвешле балаларны акча эшләргә өйрәтүләре турында искә алды. Богады мәктәбендә эшләгән Хөршидә Зәйнуллина технология укытучысының эше кабинет кысаларында гына чикләнмәвен , иртә яздан караңгы көзгәчә укучылар белән мәктәпнең тәҗрибә участогында кайнавы язылмаган кагыйдә булганын хәтерендә яңартты. Ә мәктәптә укулар башлангач, кызлар бөртекләп кул эшләренә тотыналар.

- “Апа, кибеттә бөтен нәрсә бар бит, нигә безне тегәргә өйрәтәсез? Без сатып кына алачакбыз”, дигән укучылар элек тә бар иде.  “Хатын-кызга барысын да белергә кирәк, дөнья үзгәреп куярга мөмкин дип җавап бирә идем. Нәкъ шулай булды да. Үзгәртеп кору  кору чорында кибетләрдә берни калмады. Шушы сорауны биргән укучымны Актанышта күргәч, "Апа, өч балам бар, сез өйрәткән буенча тегеп, бәйләп аларны киендерәм, нык дөрес әйткәнсез икән", диде-, дип технология фәненең тормышта аеруча кирәклеген искәртте Хөршидә апа.

            Богады мәктәбе укытучысы Рәмилә Газизова технология фәненең башлангыч сыйныфта ук  укучыларга  керүен, аның элек "Хезмәт дәресе" дип йөртелүен телгә алды, беренче хезмәт тәрбиясе биргән әнисенә, беренче укытучысына, үзеннән алда эшләп, бай җиһазланышлы техннология кабинеты  булдырган коллегасы Хөршидә Зәйнуллинага рәхмәтләрен белдерде.

Технология укытучыларына бу фәнне укыта башлаганда әнә шул башлангычта белем биргән укытучыларының тәҗрибәсе ярдәм итә. Балаларда әвәләү, беркетү, кисү, сызымнар ясау кебек эшләр  кул моторикасын үстерә, укучыларда урта һәм югары сыйныфларга күчкәндә тиешле күнекмәләр барлыкка килә.                Актанышның икенче санлы мәктәбенең ветераны Зәкия Вәлиәхмәтова да рус теле һәм әдәбияты фәнен укытучысы һөнәрен сайласа да, эшли-эшли кече яштән үк күңеленә якын технология укытучысы булып хезмәт юлын дәвам иткән. Әнисе белән кул эшләренә өйрәнеп үскән кыз тора-бара күренекле остазга әверелә. Зәкия Хатмулла кызының укучысы видеоязма аша технология дәресләрен искә төшерде, хәзерге вакытта ул йомшак уенчыклар ясап сата. Технология дәресендә өйрәнгәннәр белән ул гаиләсен алып бара.

            Төгәл фәннәр белән беррәттән укучылар хәзерге вакытта технология фәненнән дә олимпиадаларда катнаша. Ә беренче олимпидаларда Татар Ямалысы мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясый. Лаеклы ялдагы Саҗидә Шәймөхәммәтова әлеге бәйгедә кызы Резеда белән дә катнаша. Хәзер Резеда Иске Сәфәр авылында яши, оста ханым милли киемнәр тегеп, чигеп үз бизнесын ачкан. 

          Гомумән, технология укытучылары укучыларга гына түгел, үз кызларына, оныкларына да остазлар. Технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова әнисе Розалия Мансурова, “Актаныш-информ” веб-мөхәррире Ләйсән Газизова әнисе Рәмилә Газизова һәм башка мөгаллимнәре турында истәлекләрен барладылар, технология фәненең тормыш өчен бик кирәкле белем-күнекмәләр бирүен ассызыкладылар. Ландыш Җәүдәт кызы техникум базасындагы җиһазлардан файдаланырга мөмкинлек барлыгын әйтеп, мәктәп укытучыларын үзара хезмәттәшлеккә чакырды.  

                 Технология укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Лениза Динәвис кызы семинар кысаларында эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан хезмәттәшләренә- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядән Гүзәлгә,  Такталачык коррекцион мәктәп- интернатыннан Гәүһәрия Зәки кызына һәм башка педагогларга рәхмәт әйтте.

Хәзерге заман шартларында да технология фәнен өйрәнүнең үз үзенчәлекләре бар.  Укытучылар калдык материалларны әрәм-шәрәм итмичә укучылар белән аларга икенче сулыш өрәләр, яңа эшләнмәләр ясыйлар.

Оста куллы ханымнар өлкән коллегаларына мастер-класс барышында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган түштамгалар эшләп күрсәттеләр, апаларга бүләк иттеләр.

              Гомумән, әлеге очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде. җырчы сандугачыбыз Сирина исламова үзенең дәртле моңнары белән бәйрәм рухы бүләк итте, укытучылар үзләре дә сәләтле, җырлап, күңелгә үтәрлек истәлекләре белән кичәне баеттылар. Мөгаллимә хатын-кызлар киләчәккә дәрт-дәрман, күңел күтәренкелеге алып таралышты.

Әлеге  семинар-киңәшмә турында Укытучы һәм остазлар елы: Бүген районыбызның технология укытучылары һәм лаеклы ялдагы педагоглар түгәрәк өстәл янында очрашты (фотолар) язмасында да укыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев