Байсардагы Россия чемпионаты Актаныш районы өчен якты бүләк булды!
Май бәйрәмнәре вакытында Актаныш районыны Иске Байсар җирлеге территориясе меңләгән тамашачыны мавыктыргыч автоузышларга җыйды. Алар арасында Актаныш, Саба, Мөслим, Тукай районнары җитәкчеләре дә булу ярышларның югары дәрәҗәсе турында сөйли.
Балалар, яшьләр, өлкәннәр — барысы да май бәйрәмнәренә туры килгән ял көннәрен дәртләнеп, кайнар адреналин белән ләззәтләнеп үткәрделәр.
Кунаклар арасында хөрмәтле җитәкчеләр- Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, шулай ук мактаулы катнашучылар — танылган автоузышчы һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Мөслим һәм Тукай районнары җитәкчеләре Альберт Хуҗин һәм Камил Нәҗмиев һәм башкалар бар иде.
Бу чемпионат спорт вакыйгасы гына түгел, ә чын дуслык һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде! Автоузышларның төп оештыручысы, Актанышны бөтен Россиягә таныткан якташыбыз, Россия чемпионы Рәдис Хашимовка зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев