Батырлар арасында карт бабам да бар
Бөек Җиңү көне! 2025 елда халкыбыз бу зур бәйрәмне 80 нче тапкыр каршы алачак. Кешелек тарихындагы иң олы вакыйга.
1418 көн буена барган канлы сугышта халкыбызның батыр уллары һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куялар; сәламәтлекләрен, гомерләрен кызганмыйлар. Һәм, ниһаять, 1945 елның 9 маенда – яшь каеннар яшел яфрак ярган, лаләләр ак, кызыл, сары төсләргә төренгән, ямьле итеп кошлар чыркылдашкан язның бер көнендә илебез өчен Җиңү таңы ата. Озак көттергән Җиңү көне!
Әлеге көн илебез өчен җиңел генә бирелми. Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары була. Сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез олы кайгы-хәсрәт китерә. Ул бер гаиләне дә читләтеп үтми.
Сугыш афәте
беркемне аямаган
Илебез фашистларга каршы сугышта 27 миллион кешесен югалта. Шуның 9 меңнән артыгы – безнең райондашыбыз. Алар Ватан хакына, аның азатлыгы өчен көрәштә ятып калганнар. Сөекле улларын, ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләрендә мәңгелек яра булып кала.
Биниһая зур корбаннар, үзәк өзгеч югалтулар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңүнең без каршы алачак 80 еллык юбилее – олы бәйрәм. Ул – барыбыз өчен дә уртак хәтер көне. Без ирекле илдә яшәсен дип, яу кырында башын салган һәм сугыш дигән аҗдаһаны җиңеп, туган илебезгә исән-сау әйләнеп кайткан солдатлар зур дан һәм хөрмәткә лаек.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Канлы, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы белән бәйле гыйбрәтле фактлар тарихта үз урынын алды. Шул тарих битләрен, ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын, фидакарьлеген бездән соңгы буыннар да онытмасын иде.
Вакыт үткән саен олы батырлыкның тере шаһитлары, безгә Җиңү бүләк иткән ветераннарыбызның сафы сирәгәя, әмма алар һәркайсысы канлы сугыш вакыйгаларын беркайчан да онытмас. Ветераннарның сугышта ятып калган иптәшләрен югалту ачысы, аларның якты истәлеге, концлагерьларда, әсирлектә кичергән михнәтләр һәм рәхимсезлекләр турындагы хатирәләр күңелләрдә мәңгегә урын алды.
Минем өчен Җиңү бәйрәме – иң тантаналы, якын һәм кадерле, шул ук вакытта бик моңсу бәйрәмнәрнең берсе. Җырдагыча, күз яшьләре белән искә алына торган бәйрәм ул. Сугыш җиле безнең гаиләгә дә кагылып үткән. Безнең йортта да шул чорның тарихы саклана. Карт бабаем Мөхәммәтгазиз Хәйбетдин улына сугышта булып, дөньяның ачысын-төчесен татырга туры килгән. Карт бабаем сугыш турында сөйләргә яратмаган. Зәки бабаем шуңа күрә аның сугыш еллары турында бик аз белгән.
Әсирлектә дә булган
Карт бабаем Мөхәммәтгазиз Хәйбиев әсирлектә дә булган икән. Аның улы, минем Зәки бабаем Хәйбиев әйтүенчә, бу хәл Латвиядә була. Мөхәммәтгазиз бабаем, командиры белән разведкага китеп, күзәтү ясау өчен бер ташландык йортка кергәч, йорт бомбага тотыла. Алар, аздан гына үлемнән калып, чолганышка эләгәләр һәм әсирлеккә төшәләр. Латвиядә карт бабаема хуҗага эшләргә туры килә. Әсирлектән аны совет гаскәрләре коткара.
Үзе исән чагында, карт бабаем Мөхәммәтгазиз Хәйбиевнең күргәннәре алдында баш ияргә туры килмәде миңа, әле бу дөньяга тумаган, үсеп җитә алмаганмын. Хәзерге вакытта Күҗәкә мәктәбенең
7 нче сыйныфында белем алам. Менә хәзер инде, дүртенче буын буларак, тынычлык өчен аның күпме кыен юллар үтүен аңлыйм. Рухы алдында баш иям. Гаиләбез аны исән чагында һәр ел саен Җиңү көне белән котлаган. Хәзер дә бу бәйрәмне көтеп алабыз.
Онытылмас эз калдырды
Мин үзем 9 май көнне “Үлемсез полк” (“Бессмертный полк”) акциясендә катнашырга, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларым хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәк куярга җыенам. Безнең белән бергә бер сафта, җирне фашистлардан азат итеп, безгә тыныч тормыш бүләк иткән батыр сугышчылар арасында минем карт бабаем да булыр.
Безнең Күҗәкә мәктәбендә ел саен Бөек Җиңү көненә багышланган кичәләр үтә. Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар әледән-әле уздырылып тора. Быелгы 9 май көнендә дә зур тантана үтәр, дип ышанам һәм үзем дә әлеге чараларда актив катнашырмын, дип уйлыйм. Авылыбызда Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина яши. Аңа – 100 яшь. Бу – безнең өчен бик зур горурлык. Аның озын гомерле булуы, әле дә безгә, балаларга, киңәшләр биреп торуы – олы шатлык.
Кызганыч, ветеран-фронтовикларның саны елдан-ел кими. Күкрәк тулы орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, күңелдә шатлык катыш горурлык хисе туа. Тик сугыш ветераннары орден-медальләрен елына бер мәртәбә – Бөек Җиңү көнендә генә тагалар шул. Аларның нәрсә өчен бирелүе турында үзләре дә артык сөйләмиләр, чөнки сугыш хатирәләрен яңартканда, күзләреннән ирексездән яшь тамчылары тама. Нинди көч, нинди батырлык барәбәренә бирелгәндер ул сугышчан бүләкләр!
Безнең бәхетле тормышыбыз өчен үз гомерен биргән сугышчы-фронтовикларга рәхмәтем бик зур. Мин батырлык кылган барлык солдатларга – яу кырларында ятып калганнарына да, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнарына да мең-мең рәхмәтле. Дәүләтебез тарихын белергә, аны хөрмәт итәргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарын онытмаска, һәлак булган геройларны данга күмәргә, хәтердә сакларга, ветераннарны кайгыртып, аларга игътибарны арттырырга тиеш без. 9 май – Бөек Җиңү көнен хөрмәт итмәгән кешеләр үзләрен дә, ата-бабаларын да, тарихны да хөрмәт итмиләр, дип уйлыйм мин.
Шатлыклы да, сагышлы да
Кешелек өчен сугыштан да куркынычрак афәт бармы икән дөньяда? Мондый фаҗигале вакыйгалар хакында ХХI гасырда яшәүче халкыбызның кабат ишетәсе һәм аның ачысын тоясы килә иде микән соң?! Әмма бүгенге көндә дә батыр солдатларыбыз заман сынауларына каршы тора, вөҗдан кушканча, илебезне яклап, тарихи
дөреслек хакына Украинада яңа нацистларга каршы көрәшә. Элек-электән халкыбыз туган ил алдындагы бурычын намус белән үтәгән, ил чакырса, кулына корал тотып, Ватан сагына баскан. Россия армиясе солдатлары да, махсус хәрби операция барышында батырлык, хәрби осталык һәм үз бурычына
тугрылык үрнәге күрсәтеп, меңләгән кеше тормышын саклап калу өчен бөтен көчен куялар. Фашистларны җиңгән бөек ил соңгы көрәштә дә сынатмас, һәрвакыттагыча, җиңү безнеке булыр!
Бөтен кешелек тарихындагы иң коточкыч һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышын халкыбыз беркайчан онытмаячак һәм зур югалтулар бәрабәренә ирешелгән Җиңү көне һәрвакыт бөтенхалык бәйрәме булып калачак. Әйдәгез, Бөек Җиңү көненең алдагы юбилеен бергәләп, яхшы әзерлек белән каршы алыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев