9 май 2025 яңалыклары
-
Актаныштагы Җиңү көнен зур концерт төгәлләде!
Җиңү мәйданында тантаналы көн бик матур тәмамлана.
-
Без сезне онытмыйбыз!
Җиңү көнендә Актаныш районы мәдәният бригадасы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләрендә котларга дип юлга чыкты. Җырлар, шигырьләр һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән артистлар геройларга шатлыклы, сөенечле минутлар бүләк иттеләр.
-
Батырлар даны мәңгелек!
Ул – барыбыз өчен дә изге көн. 1941нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итте. Авыр югалтулар һәм җимереклекләр, ачы күз яшьләре белән тулы ул көннәр халык хәтереннән мәңге җуелмас. Сугыш корбаннары берничә дистә миллионнар белән исәпләнә. Безнең илдә сугышның утлы җиле кагылмаган гаилә калды микән?! Күпләр дошманга каршы – фронтның алгы сызыгында, кемнәрдер тылда көрәште.
-
Бөек Җиңү бәйрәмендә Актаныш батырлары «Батырлык ордены» белән бүләкләнде
Актанышның Җиңү бәйрәме аеруча истәлекле булды. Районыбыздан Украинада махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы батырларча көрәшкән якташларыбызга дәүләт бүләкләр тапшырылды.
-
Җиңү алып килгән батырларга дан һәм хөрмәт!
9 май, Җиңү бәйрәмен Актаныш районы халкы көтеп ала. Чөнки илебездә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне!
-
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Бүген Актанышта Бөек Җиңүнең юбилеен- фашист илбасарларын тар-мар итүнең 80 еллыгын бәйрәм иттеләр. Җиңү көне иртәнге сәгатьләрдән үк күңелле мизгелләр белән башланды. Ленин урамы буйлап батырлар истәлегенә йөреш узды, данлы елларның истәлегенә күргәзмәләр эшләде.
-
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан патриотик җыр чыгарды
Татарстан башкаручылары – рэпер Шәкүр һәм җырчы Татьяна Ефремова Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Яна тимер» исемле уртак җыр чыгарды. Композиция каһарманлык, хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы турында музыкаль уйлану булып тора.
-
Бүген Актаныш Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә!
Актаныш халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилеена багышланган тантаналы чараларда катнаша.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның Бөек Җиңү бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кардәшләр!
-
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!