Бер генә кешенең үлеме дә — гаилә һәм дәүләт өчен фаҗига: Татарстан юлларындагы вәзгыять
2026 ел башыннан Татарстан юлларында инде 29 кеше һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимесә дә, аларның нәтиҗәләре авыррак булып кала бирә. Республика юлларындагы вәзгыять, һәлакәткә китергән төп сәбәпләр һәм юл иминлеген арттыру чаралары хакында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Аварияләр азрак, һәлак булучылар күбрәк
8 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 228 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 40 кеше һәлак булган, якынча 300 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр иткәнчә, гыйнвар аенда гына да юлларда 29 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны кимегән, әмма һәлак булучылар саны арткан.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып һаман да каршы як полосага дөрес күчмәү, юл чатлыкларында чыгу тәртибен сакламау, шулай ук машина йөртүчеләрнең игътибарларын читкә юнәлтүе тора. Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үткәнчә, күп кенә очракларда йөртүчеләр берьюлы автомобиль белән идарә итә һәм шул ук вакытта телефонын куллана.
Аерым куркыныч тудыручы факторларның берсе — каршы як хәрәкәт полосасына чыгу. Бу манёвр юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә зур хәвеф тудыра, аеруча каршы якка чыгу тыелган участокларда.
«Бер кешенең үлеме дә— гаилә һәм дәүләт өчен фаҗига. Каршы як полосасына чыгу белән бәйле бер авариядә генә дә берьюлы берничә кеше һәлак булырга мөмкин», — дип ассызыклады Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы.
Исерек хәлдә руль артына утыру — төзәтеп булмаслык хаталарга китерә
Гыйнвар аенда республикада исерек хәлдәге йөртүчеләр катнашында сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, ун кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, алкоголь реакцияне акрынайта, үз-үзеңне контрольдә тотуны киметә. Исерек хәлдә руль артына утыруның иң авыр нәтиҗәсе — штраф та, җәза да түгел, ә кеше гомеренең өзелүе.
Рөстәм Гарипов Казанда булган фаҗигале очракны мисал итеп китерде: ир-ат баласының тууын билгеләп үтә, исерек хәлдә руль артына утыра һәм шул ук көнне юл һәлакәтендә һәлак була.
2026 ел башыннан Татарстан юлларында 26 бала тән җәрәхәтләре алган. 2 февральдә Мамадыш районында Renault Logan автомобиле йөртүчесе идарәне югалта һәм йөк машинасына бәрелә — авария нәтиҗәсендә ике айлык сабый һәлак була.
Дәүләт автоинспекциясендә ассызыклаганча, балалар белән юлга чыгу — аеруча зур җаваплылык. Кар яву, бозлавык вакытында иң кечкенә хата да кеше гомере өзелү белән тәмамланырга мөмкин.
Җәяүлеләр һәм курьерлар — аерым игътибар үзәгендә
Юллардагы һәр бишенче үлем очрагы җәяүлене бәрдерү белән бәйле. Мондый аварияләрнең күпчелеге караңгы вакытта, җәяүлеләр кичүләреннән читтә һәм яктырту җитәрлек булмаган участокларда була.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2026 елда тротуарлар төзүгә 200 миллион сум, ә юлларны яктыртуга рекордлы күләмдә — 801 миллион сум бүлеп биреләчәк. Аерым игътибар мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы участокларга юнәлдерелә.
«Һәр җәяүленең- өлкән кешенең дә, баланың да киемендә яктылык кайтаручы элемент булырга тиеш. Ата-аналар балаларының иминлеге өчен җаваплы», — дип билгеләп үтте Рөстәм Гарипов.
Шулай ук соңгы елларда велосипедларда, самокатларда һәм мопедларда йөрүче курьерлар юл хәрәкәтенең актив катнашучыларына әверелде. Заказны тизрәк илтү һәм күбрәк акча эшләү теләге белән, кайберләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый.
Гыйнвар ахырында Казанда Побежимов һәм Копылов урамнары киселешендә курьер кызыл утка чыгып, автомобиль белән бәрелешә. 18 яшьлек егет алган җәрәхәтләрдән «Ашыгыч ярдәм» автомобилендә вафат була.
Дәүләт автоинспекциясендә курьер хезмәтләре җитәкчеләре белән эшне көчәйтүләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләсенә катгый таләпләр куелуын белдерделәр.
Юлларның сыйфаты — иминлек нигезе
Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү эше дәвам итә. 2030 елга республика юлларының 85 проценты норматив таләпләргә җавап бирергә тиеш — әлеге күрсәткечкә инде ирешелгән.
Шул ук вакытта региональ юлларның сыйфатын арттыру бурычы саклана. Бүгенге көндә аларның 52 проценты гына нормативларга туры килә, бу күрсәткеч 60 процентка кадәр җиткерелергә тиеш.
Алга таба юлларда колеяләрне бетерү, ясалма тигезсезлекләр һәм яктырту җайланмалары урнаштыру, шулай ук Шәле авылыннан Казанга кадәр һәм Ижевск ягыннан М-7 трассасына кадәр юл участокларын тулысынча яктырту планлаштырыла.
«Юл-транспорт һәлакәтләре саны кими, әмма үлем белән тәмамланган аварияләр арта. Бу — безнең барыбыз өчен дә сигнал. Юлда үз-үзебезне дөрес тотарга, иң мөһиме — гомерләр белән уйнамаска кирәк», — дип йомгаклады сүзен Фәрит Хәнифов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев