10 февраль 2026 яңалыклары
-
«Алтынчәч» балалар бакчасында нәни блогерлар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде
Актанышның 7 санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияче Кәдрия Вәсимовна Әдһәмова җитәкчелегендә «Нәни блогерлар» киңәшмәсе узды.
-
Актаныш районында юлларны кардан чистарту эшләре бер минутка да тукталмый
Актаныш районында юлларны һәм тыкрыкларны кардан чистарту эшләре тәүлек буе өзлексез алып барыла. Эшләр бер минутка да тукталмый. Бүгенге көндә карны чистарту эшләренә «Коммунсервис» МУПы һәм ИТК оешмалары хезмәтчәннәре, шулай ук аларның 12 берәмлек махсус техникасы җәлеп ителгән.
-
Каһарман анасы
Актаныш технология техникумында Украинада барган махсус операциядә катнашып батырларча һәлак булган, илебезгә горур, кыю уллар үстергән бөек әниләргә багышланган “Каһарман анасы” дип аталган очрашу узды.
-
Актанышлыларны «Без бергә» хәйрия концертына чакырабыз!
12 февральдә Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты булачак.
-
Татарстан халкына пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы игълан ителгән икән, үз гомереңне саклау һәм якыннарыңны коткарып калу өчен мөһим адымнар ясарга кирәк. Әгәр һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга – подвалга яки паркингка төшәргә кирәк, лифт кулланырга ярамый. Шулай ук якындагы бинада яки җир асты кичүендә яшеренү урыны эзләргә була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Аның хәзер машина йөртү таныклыгы юк
2025 елның 23 декабрендә гражданин Камалиев Ринад Рамазан улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.
-
«Актаныш хәрәкәте» әзерләгән соңгы гуманитар ярдәм 600 мең сумнан артып киткән
Актанышта махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм әзерләүче ике үзәк бар. Аның берсе 2022 елдан бирле эшләп килүче «Мы вместе- Без бергә» ярдәм фонды булса, икенчесе «Актаныш хәрәкәте». «Актаныш хәрәкәте» 2025 елның августында гына оешып китсә дә, инде район халкы арасында киң танылу алды. Кыска гына вакыт эчендә аларның фронтка җибәргән гуманитар ярдәме 2 миллион сумнан артып китә. Менә әле генә Чаллы волонтерлары- Татарстан Республикасында хокук саклау гаскәрләренең ветераннар һәм резерв хезмәткәрләренең региональ иҗтимагый оешмасы берлеге белән берлектә 600 мең сумлык кирәк-яраклар әзерләп фронтка озаттылар.
-
Бер генә кешенең үлеме дә — гаилә һәм дәүләт өчен фаҗига: Татарстан юлларындагы вәзгыять
2026 ел башыннан Татарстан юлларында инде 29 кеше һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимесә дә, аларның нәтиҗәләре авыррак булып кала бирә. Республика юлларындагы вәзгыять, һәлакәткә китергән төп сәбәпләр һәм юл иминлеген арттыру чаралары хакында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
-
«Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменнән безнең фотолар
«Эхо веков в истории семьи- Тарихта без эзлебез» бәйгесенең район турында Актаныш районыннан өч гаилә- Усыдан Нурлыевлар, Богадыдан Хөсәеновлар, Күҗәкәдән Хәйретдиновлар катнашты.