Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Актаныш муниципаль районындагы 7 округка депутатлар сайлана (фотолар)

Бүген, 10 сентябрь, бердәм тавыш бирү көнендә җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза.

Актаныш районының Аккүз, Актанышбаш, Югары Яхшый, Мәсәде, Теләкәй, Түке, Яңа Әлем авыл җирлекләрендәге 7 округта депутатлар сайлыйлар.

Сайлау комиссияләре иртәнге 7.00 сәгатьтә үк үз ишекләрен ачты. Тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Актанышбаш авыл җирлегенә караган Әҗәкүл авылындагы 7нче округка Үзәк урам, Юл бу һәм Яр буе урамнарында яшәүчеләр керә. Сайлаучылар Актанышбаш авылындагы 625 нче сайлау участогына килеп  үз тавышларын бирәләр. Сайлау участогы авыл клубына урнашкан.

- Бу округта депутатлыкка кандидатлар икәү, сайлаучыларыбыз аларның берсен яклап тавыш бирәләр. Сайлау комиссиясе оешкан төстә үз эшчәнлеген алып бара.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә барып сайлата,- дип  бүгенге сайлаулар турында сөйләде Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев