Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүгеннән Актанышның Җиңү паркын Хәрби-диңгез флотына багышланган һәйкәл бизи

Бүген районыбызда патриотик эчтәлектәге зур чара узды. Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт иткән, батыр йөрәкле, кыю чын ир-егетләр хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Июльнең соңгы якшәмбесе, 30 июль- Хәрби-диңгез флоты көнендә матрослар, старшина, офицер райондашларыбыз Җиңү паркында очраштылар.

Аларны бу истәлекле бәйрәмнәре белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та котларга килгән иде:

- Кечкенәдән һәрбер малайның моряк буласы килә. Ләкин диңгез флотындагы хезмәт 3 елга сузылгач куркыбрак та торалар. Ләкин тельняшка белән бескозырканы бернәрсәгә дә алыштырып булмый. Илебезнең диңгездәге чикләре 39 мең километр. Ул экваторны урап чыккан аралыкка тиң. Мин сезне утлар, сулар кичкән егетләр дип атар идем. Тельняшкагызга тап төшермичә ветераннарыбызны онытмыйчатыныч тормышта да матур итеп яшәргә язсын. Һәйкәл куябыз икән, анда тәртип булырга тиеш. Киләчәктә Җиңү паркында махсус хәрби операциядәге егетләребезнең истәлеген дә мәңгеләштерергә уйлыйбыз, -диде Ленар Рафак улы. 

Актаныш районында бүген меңләгән хәрби диңгез флотында хезмәт иткән ветеран яши. Иң өлкән диңгезче Иске Кормаш авылыннан Рәсим Хуҗин да бүгенге бәйрәмдә катнашты. Рәсим Зариф улы тыныч тормышта озак еллар хуҗалыкта терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртып, зоотехник булып эшли.

Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Сезнең каршыгызда басып тору җанга рәхәт. Илләребез тыныч булып, сәламәтлек белән яшәргә язсын. Киләчәктә дә менә шулай матур итеп флот көнен үткәрергә язсын,- диде тантананың өлкән кунагы  Рәсим Хуҗин.

Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләргә һәйкәл кую идеясе диңгездә хезмәт иткән райондашларыбызны күптәннән тынгысызлый.

Ниһаять, егетләр берләшеп "Актаныш диңгез туганлыгы" җәмәгать оешмасына нигез салалар. Аны ветеран диңгезче Нәвис Вәкилов җитәкли.

Күмәк көч тау күчерә, диләр. Һәйкәлне төзүгә район башлыгы Ленар Зарипов, Балтик диңгезе флотының гвардия сташинасы булган "Актаныш" агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук башка диңгезчеләр дә һәйкәл төзүгә лаеклы өлеш кертәләр. Һәйкәлне районыбызның оста куллы егете Азат Сәрвәров ясаган. 

Стелада диңгездә йөзеп баручы хәрби корабль, аның мәгърурлыгы иң өстәге флагта да чагыла, галәмне нурга күмгән кояш нурларында  акчарлаклар канат җилпи. Тимердән коеп ясалган һәйкәлгә Россиянең иң күренекле диңгез адмиралы Павел Нахимовның мәңгелек билгеләмә-сүзләре язылган: "У моряка нет трудного или легкого пути, есть только один — славный», татарчалаштырганда "Диңгезченең авыр яки җиңел юлы юк, бары тик данлы юлы гына бар" диелгән. 

Диңгезче солдатларны Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та тәбрик итте, яшь буынга туган илне яратып, тыйнак, үрнәк булып яшәүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Моңарчы әфганчы егетләребез тупланып башкаларга өлге күрсәттеләр. Алардан башкалар, хәзер инде сез дә үрнәк алып бергә берләштегез. Бүген сез- диңгезчеләр матур хәрби киемнән, гаиләләрегез белән бәйрәмгә килеп аның дәрәҗәсен күтәрдегез. Армиядә хезмәт итү ир кешенең шәхес булып формалашуында үз эзен калдыра. Солдат вакыттагы дуслык гомер буена дәвам итә. Алга таба да бергә булыгыз, бәйрәм белән,- диде Ленар Сәмигулла улы.

Хәрби комиссар арабыздан киткән диңгезчеләр рухын искә алып бер минут тынлык игълан итте.

Хәрби-диңгез флоты хезмәтендә булганнарны бүген бик күпләр котлады, үзләре дә флотта хезмәт иткән чакларын кабат хәтерләрендә яңартты. Тантаналы төстә һәйкәл өстеннән ак җәймәне алганнан соң да бәйрәм истәлекле мизгелләр белән дәвам итте. Актив диңгезчеләргә истәлек медальләре, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне район мәдәният сараеның ир-егеләр вокаль ансамбле, аерым башкаручылар үзләренең хәрби-патриотик җырлары, чыгышлары белән ямьләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев