Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Быел Актаныш районының 16 ир-егете илебезне неонацизмнан яклау өчен контракт төзегән

Актаныш районының хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов контракт нигезендә хәрби хезмәткә алыну дәвам итүен белдерде. Соңгы вакытта махсус хәрби операциягә барырга теләп контракт төзүчеләрнең хезмәт хакларын арттырганнар.

 

- Махсус хәрби операциягә бару буенча килешү төзүчеләргә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан бирелә торган бер тапкыр бирелә торган түләү элеккечә 195 мең сум. Татарстан Республикасы контрактчыларга шушы суммага өстәп 505 мең сум түли. Актаныш районы да якташларыбызга финанс ягыннан ярдәм итә, 50 мең сум акча түли. Контракт белән хәрби хезмәткә китүчеләрнең айлык хезмәт хакларын арттырдылар. Ай саен бу хәрбиләргә 210 мең сум хезмәт хакы түләнә,- дип Актаныш районының хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов контракт буенча хезмәткә алудагы яңалыклар белән таныштырды. 

2024 елда Актаныш районында яшәүче16 егет контракт төзеп хәрби хезмәткә киткән. Тагын бер райондашыбыз  алдагы атнада, Сабантуйлардан соң илебез мәнфәгатьләрен якларга барырга әзерләнә. Татарстанның Мөслим районыннан, Чаллы шәһәреннән, күрше республикалардан да Актаныш хәрби комиссариатына килеп махсус хәрби операциягә бару өчен килешүгә кул куйганнар. Барлык ир-егетләребезгә Ватаныбызны фашизмнан саклауда ныклык, батырлык, саулык һәм туган якларыбызга исән-сау кайтуларын телибез.

- Контракт төзергә теләүчеләр хәрби комиссариатка, шәхсән үземнең янга килсеннәр. Китү буенча кайсы тарафлар уңайлырак- Самарамы, Ульяновскимы, барысын да аңлатабыз, барырга ярдәм итәбез,- ди Ленар Сәмигулла улы. 

Хәрби хезмәткә контракт төзүчеләр махсус хәрби операциядән тыш Ерак Көнчыгышка да бара ала. Алар биредә стратегик объектларны саклыйлар. Шунысын искәртәбез, әлеге контрактчылар махсус хәрби операциягә җибәрелмиләр. Камчатка, Комсомольск на Амуре, Ерак Көнчыгышка китүчеләр бары үзләренең хәрби частьларында хезмәт итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев