Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Чаңгычы-остаз истәлегенә

Актанышта беренче тапкыр Галимҗан Мансуров истәлегенә чаңгы ярышы үткәрелде.

Рузил Фазлыевның “Чаңгы юлы” дигән шигыре бик урынлы яңгырады.

Чаңгы юлы гомер юлы булып,

Чакрымнары күпме сузылды.

Старт-финиш булган аралар

Ничә тапкыр икән узылды?

Февраль ае, кышның үзәгедәй,

Алып китте сине ул юлдан.

Бер тарафка, бары бер тарафка,

Ераклыгы чиксез булган.

Карлар яуды тагын иртәләрен,

Каплагандай матәм сукмагын.

Ап-ак булды бөтен җиһан –  

Беренче көн син юк чагың.

Ачылыш тантанасын алып баручы Рөстәм Мусин аны күңелгә үтеп керерлек итеп укыды.

Әлеге чара Рамазан аенда, 7 март, изге җомга көнендә Актанышның “Бүләк” чаңгы базасында узды. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт гимннары яңгырады. Биредә, зурлап, Татарстан
Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, районыбызда чаңгы спортына нигез салучыларның берсе Галимҗан Хәбибҗан улы истәлегенә беренче тапкыр чаңгы ярышы старт алды.

– Матур ярышка җыелдык. Ни өчен матур? Чөнки Галимҗан абый үзе шундый кеше иде. Матур, тынгысыз. Ул булган җирдә бәйрәм була иде. Мин аны электән үк беләм. Бу ярышны традициягә кертергә кирәк. Гомер буена чаңгы, балалар дип яшәде. Легендар шәхесләрне белеп, күреп, алардан үрнәк алып үссеннәр. Менә шушы инде ул патриотик тәрбия, – дип ассызыклады район башлыгы Ленар Зарипов.

 

Гомерлек һөнәр

 

Галимҗан Мансуров 1953 елның 6 июнендә Тыңламас авылында гади колхозчылар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. Тыңламасның башлангыч, Кәзкәйнең сигезьеллык, Актанышның урта мәктәбендә белем ала. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый. Иске Богады мәктәбендә бер ел физкультура укытканнан соң, Совет армиясе сафына алына. Балтика буенда хезмәт итә, взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Казан шәһәрендә Волгоград дәүләт физик культура институтының филиалы ачылу югары белем алырга этәргеч бирә. Аны уңышлы тәмамлап, юллама нигезендә, Лениногорск шәһәренә чаңгы спорты тренеры булып эшкә билгеләнә.

2000 елда туган ягына кайтып, Кәзкәй мәктәбе балалары белән чаңгы буенча район данын республикада яклыйлар. Россиякүләм ярышларда катнашалар. Булат Мансуров, Гөлнара Латыйпова, Гөлназ Гәрәева, Наил Хөҗҗәтов, Рөстәм Фәрдиев – остазның беренче карлыгачлары.

Район үзәгендә заманча чаңгы юлы салу, база булдыру эшендә башлап йөри. “Бүләк” чаңгы базасы Галимҗан Мансуровның таләбе һәм теләге буенча төзелгән.

Төп тренировкалар шушында уза. Монда Татарстан, Россия чемпионнары, спорт осталары, мастерлыкка кандидатлар тәрбияләнде. Спорт юнәлешендә югары белем алучылар шактый. Кайберләре шушы ярышта катнаштылар.

Киләчәктә әлеге турнир район, хәтта республика спорт чаралары планына кертелер дигән ышаныч белдерелде.

 

Истәлекләр яңарды

 

Беренче бәйге тантанасына педагог-остазның якыннары һәм шәкертләре килгән.  

Тормыш иптәше Гүзәл Нәвап кызы һәм бертуган энесе Рәхимҗан Хәбибҗан улы аның белән бәйле җылы хатирәләрен уртаклаштылар. Чаңгы шууга кагылышлы вакыйгаларны сөйләп, истәлекләрен яңарттылар.

– Актаныш урта мәктәбенең унынчы сыйныфында укыганда Галимҗан, яшьтәшләре белән йөк машинасына утырып, Минзәләгә ярышка киткән. Ярышканнар да, кайтырга чыкканнар. Юлда машина ватылып, Дербышкада кала. Чаңгычылар, машинадан төшеп, чаңгыларын киеп, Актанышка кузгалалар. Төрле маҗараларга очрап, Актанышка кайтып җитәләр. Галимҗан төнгә каршы үзенең туган авылы Тыңламаска чыгып китә. Юлда адашып, хәлсезләнеп, ферма буена җиткәч, чүмәлә төбенә егыла. Үлеп барганда, аны ферма эшчесе табып, өенә илтеп куя. Шундый күңелсез хәлгә тарып та, егет чаңгысын ташламый, – дип сөйләде Гүзәл Мансурова.

Гаилә учагын бергә тергезгән тормыш иптәшенең кызыклы истәлекләре шактый булып чыкты:

– Әлмәттә укыганда торыр урын булмыйча, автовокзалда кунып йөри. Документларын алырга кергәч, завуч, йөгерешче Фирдәвис Шәемов якташ егетне үзенең бер бүлмәле тулай торагына алып кайта. Яшь гаилә, яшь бала да бар. Егетне идәндә йоклата, торырга фатир табып бирә.

Техникумда укып чыгып, Богады мәктәбендә “ут чәчеп” эшли башлый. Шул беренче елда ук район чаңгы ярышында кубокны ота. Моңа кадәр авыл балаларының беркайчан да җиңгәне булмаган. Актаныш мәктәбе укытучысы Миркасыйм Мәкасим улының укучылары беренчелекне бирмәгәнгә күрә, хәтта кубокны ярышка алып килеп тә тормаганнар. Беренче тапкыр кубокны Богады мәктәбенә алып кайтып китәләр.

Үзенең укучысы Булат Мансуров белән Мурманскига ярышка барды бервакыт. Анда Германия,  Финляндия һәм башка чит илләрдән катнаштылар. Галимҗанны Финляндиягә эшкә чакырганнар иде шул чакта.   

Үзенең хезмәт хакына (бер айлык хезмәт хакына өстәргә дә туры килде әле) укучысына пластик чаңгы алып бирде. Ул чакта пластик чаңгылар юк. Беренче тренировкада ук укучысы аны сындырды. Галимҗан укучысының шул чактагы халәтен яхшы аңлады, ачуланмады.

Без Актанышка кайтканда чаңгы ярышының дәрәҗәсе юк иде. Галимҗан кебек чын тренерлар булып торсын, алар барында талантлы балалар бетми ул, – дип, ярышны оештыручыларга рәхмәт җиткерде.

 

Спорт яратучылар

 

Актанышның чаңгы федерациясе җитәкчесе, республиканың “БлагоДарение” фонды президенты Фәрит Салихов катнашучыларга уңышлар теләде.

– Галимҗан Хәбибҗан улы чаңгы спортын үстерүгә бөтен тырышлыгын бирде. Һәр баланы кайгыртты. Талантлы тренер иде ул. Актанышта чаңгы спорты үсә, ел саен алга барабыз, – диде.

Югары Яхшый авылыннан эшмәкәр Илгиз Фәхриевкә сүз бирелде. Республика олимпия резервы көллиятендә укучы студент, талантлы чаңгычы Салават Фәхриевнең әтисе ул.

– 2000 елда авылга кайтып төпләнгәч, район газетасында район чаңгычыларының
республика, Россия ярышларында ирешкән уңышлары турында укып белдем. Тренерлары Галимҗан Мансуров иде. Төпчек улыбыз Салават 6 яшендә чаңгыга басты.

“Актанышка барып, тренер белән шөгыльләнәсем килә”, – диде. 2015 ел иде. Ул кышта Галимҗан абыйны тота алмадык. Ярыштан кайтып керми. Җәй көне Равил Хаҗиев белән очрашып, ул үз төркеменә алды. Районда уңышлары күренә башлагач, Галимҗан абыйсында шөгыльләнә башлады.

7 ел буена Югары Яхшыйдан Актанышка көн саен тренировкага йөрттем. 45 км. Терлек асрыйбыз, кечкенә генә кибетебез бар, хуҗалыклардан сөт җыябыз – вакыт юк. Соңга калган чакларда да тренерыбызны һәрвакыт чаңгы базасында очраттык. Кайчан килсәк тә, көтеп тора иде безне. Салаватның ирешкән уңышларында аның өлеше бик зур. Балаларга әти дә, дус та була белде.

Үзем дә ярышларга йөрттем аларны. Бервакыт Нефтекамага бардык. Пермь спортчылары да шунда. Тренерларының зур бер чемоданда чаңгы майлау кирәк-яраклары алып килгәнен күрдем, ә Галимҗан абыйда берничә генә. Минем борчылганны сизеп алды да борчылмаска кушты. “Дөрес итеп майласаң, барысы да яхшы килеп чыгачак”, – диде. Чынлап та, аның укучылары призлы урыннарны алды.

Актаныш чаңгычыларын алга чыгарды. Салават Татарстан җыелма командасына керде. Хәзер Равил Хаҗиев белән элемтәдә, бергә шөгыльләнәләр. Шушы базаны төзегән вакытта кискән агачлар өчен үз кесәсеннән штраф түләгәнен беләм. Спорт яратучыларга, район җитәкчеләренә тәкъдимемне җиткерәм: чаңгычы-тренерларга ярдәм итик, чаңгы спортын үстерик. “Бүләк” чаңгы базасына Галимҗан Хәбибҗан улы Мансуров исемен бирергә кирәк, ул аңа лаек, – дип, тырыш тренерга рәхмәтле булуын әйтте.

 

Безнең монда

үз чемпионатыбыз

 

Ярышның баш хөкемдары, Бөтенроссия категорияле
судья, республика чаңгы федерациясе әгъзасы Шамил Хафизов Казаннан Россия чемпионатын калдырып, Актанышка махсус кайткан.

– Монда безнең үзебезнең чемпионат, – диде. – Галимҗан Мансуров белән без 30 елдан артык таныш, күп юлларны бергә үттек. Аның юклыгына күңел ышанмый.

Баш хөкемдар ярыш шартлары белән таныштырды, уңышлар теләде.  

Филиза ГОМӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев