21 март 2025 яңалыклары
-
Алабугада һәм Казанның Вахитов районында ГАИ җитәкчеләрен кулга алганнар
Алабуга шәһәр суды Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча Дәүләт автоинспекциясе (ГАИ) бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, теркәү-имтихан алу бүлекчәсе башлыгы Илфир Васыйловны ришвәт алу турындагы эш буенча тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрде. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Чаңгычы-остаз истәлегенә
Актанышта беренче тапкыр Галимҗан Мансуров истәлегенә чаңгы ярышы үткәрелде.
-
Фронттан язган хатлар – кадерле ядкарь
Район архив бүлегендә “Фронттан язган хатлар” акциясе башланды.
-
Нәүрүз мөбарәкбад!
Бүген Әҗәкүл авылы балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды.
-
Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга утын кайтарылды
Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең якыннарына ярдәм күрсәтү дәвам итә.
-
В Республике Татарстан прошел конкурс на лучшую готовность к проведению весенних полевых работ 2025 года
В Республике Татарстан в рамках конкурса среди агропромышленных предприятий проведен прием готовности сельхозформирований к проведению весенних полевых работ 2025 года в целях повышения уровня их готовности.
-
Юллар төзекләндерелсен, һәлакәтләр кимесен
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырыш эшенә район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Илфак Бариев җитәкчелек итте.
-
Төп бурыч – иминлекне кайгырту
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегендә 2024 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау, быелга бурыч һәм максатлар билгеләүгә багышланган хисап җыелышы узды.
-
Төзек техника – иминлек нигезе
“Нигез” хуҗалыгында 13 март көнне язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы барлау, аларның көйләнешен тикшерү максатыннан күрсәтмә техника каравы узды.
-
Агыйделдә боз кузгалган
Агыйдел елгасында боз кузгалган. Уфа шәһәрендә күпер астына җыелып тыгыла башлаган.
-
Нур Баян исемендәге хуҗалык язгы кыр эшләрен башлап җибәрде
Татарстанның 20дән артык районы язгы кыр эшләренә кереште. Шул исәптән Актаныш районының Нур Баян исемендәге хуҗалык игенчеләре көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар.
-
Богады мәктәбе укучылары «Россия династиясе» бәйгесендә җиңде
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 класс укучысы Хисамов Сәйдәш ( укытучысы Фаттахова Л. Д.) 4 класс укучысы Шайхразиева Зилия ( укытучысы Галлямова Г.М.), 20 март көнне Казан шәһәренең 139 гимназия базасында Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган XVI регионара «Россия династиясе» бәйгесендә иҗади проектлары белән катнашып, Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.