Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Фронттан язган хатлар – кадерле ядкарь

Район архив бүлегендә “Фронттан язган хатлар” акциясе башланды.

Иң беренче булып, аңа сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 9 сыйныф укучылары кушылды. Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова иң элек Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан башкарган эшләре хакында сөйләде.

– Бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Шуңа багышлап, үзебезнең архив бүлегендә экспозицияләрне яңарттык. График нигезендә архив бүлегенә балалар килә. Аларны шул экспозицияләр белән таныштырабыз, – диде ул.

– Сездә сугыш чоры документлары да сакланамы?

– Архив бүлегендә сугыш чоры документлары шактый. Колхозларның беркетмәләре, район газетасының 1945 елгы бер подшивкасы  саклана. Авыл җирлекләренең, район хакимиятенең  1922 елдан башлап, беркетмәләре бар. 1941-1945 елгы беркетмәләр дә исән. Әйтергә кирәк, анда бик күп мәгълүматлар белән танышырга була. Аларны карап, масскаүләм мәгълүмат чараларында
яктыртырбыз, дип торабыз.  Анда бик күп лозунглар кергән. Араларында “Барысы да фронт өчен!”, “Барысы да җиңү өчен!” дигәннәре аеруча күп очрый.

Архив бүлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларга багышлап, аерым күргәзмәләр дә эшләнгән. Анда яугирләрнең шәхси документлары, фронттан язган хатлары, фотолары куелган.

Шуларның берсе – Нәҗми ага Ханнанов документлары. Ул Яңа Кормаш мәктәбе директоры. Сугыш башланды дигән сүзне ишетүгә, ат белән Такталачыкка барган җиреннән икенче атка утырып, сугышка китә.

– Бездә аның извещениеләре бар. Ул документларны безгә бер туган сеңлесе тапшырды.  Нәҗми ага 1944 елда Крымда геройларча  һәлак  була. Аңа Кызыл Йолдыз ордены бирәләр.  

Ибраһим абый Гарипов документлары да саклана. Ул сугышта катнашкан. Аннан исән кайтып, районда хезмәтен дәвам иткән. Сугышта гына түгел, тыныч тормышта да батырлыклар күрсәткән. Аның “Батучыны коткарган өчен” дигән медале бар.  Ул суга батучы баланы коткарган.

Бәхти абый Әхмәтовның да документлары бар. Аны килене Юлия апа Әхмәтова китергән иде. Алар арасында фронттан язган хатлары да шактый. Араларында бик
тетрәндергеч җөмләләр дә бар. Аның өч малае була. Тылда да рәхәт булмаганын белеп тора.  Берсендә мондый юллар язган: “Балаларымны ач тота күрмә. Мин әллә кайтам, әллә юк. Минем киемнәрне сатып булса да, балаларга ипи ашатырга тырыш”. Бу җөмләләр һәркемнең күңеленә тия, – ди Айгөл Галимҗанова.

Тылда хатын-кызларыбыз да тырыш хезмәтләрен куйганнар. Архив бүлегендә алар хакында да мәгълүматлар, фотолар
тупланган.

– Ел дәвамында әлеге эш дәвам итәчәк. Моның буенча тагын ниләр эшләп була, нинди яңалыклар кертергә мөмкин дип, үзебезнең район мәгариф бүлегенә дә мөрәҗәгать иттем. Алар белән бергәләп, “Без хәтерлибез, без кайгырабыз” дигән темага инша бәйгесе уздырырга ниятлибез. Балалар үзләренең бабалары, туганнары хакында иншалар язгач, аларны туплап, архив бүлегенә алырбыз дип планлаштырабыз.

 

Аларда – күпме язмыш

 

“Фронттан язылган хатлар” акциясе  –  тарихыбызның иң мөһим һәм тирән мәгънәгә ия булган вакыйгаларны искә алучы, безнең бабаларыбызның батырлыгын һәм фидакарьлеген хөрмәтләү өчен оештырылган чара. Фронттан килгән хатлар аша солдатларның хис-кичерешләрен аңларга була. Чөнки ул чорда хатлар – бердән-бер аралашу чарасы булган.

Айгөл Галимҗанова укучыларга хатларның тарихи әһәмиятен аңлатты. Фронттан килгән һәр хатның уникаль булуын, анда солдатларның тормышы, хис-тойгылары һәм өметләре турында язылганын ассызыклады. Хатлар аша без тарихи вакыйгаларны, сугышның авырлыгын һәм кешеләрнең рухын тоя алабыз, диде.

Укучылар фронттан килгән хатларны кулларына тотып, укып та карадылар. Алар арасында бик матурлап, бизәкләп язылганнары да бар иде.

– Бүгенге чарага 9 сыйныф укучыларын алып килдек. Чөнки бу сыйныфта без татар әдәбияты дәресендә сугыш чоры әдәбиятын өйрәнәбез. Алар инде бу елгы әсәрләр белән күпмедер таныш. Андагы геройларга, аларның эш-гамәлләренә бәя биреп караган укучылар.

Ә мондый төр истәлекләрне дәреслекләрдәге әсәрләр аша гына укып белгән, яисә әти-
әниләрнең сөйләве буенча гына ишетеп белгән кешеләр. Бүгенге буын балалары бу хатларның никадәр бай мәгълүмат чыганагы, кадерле истәлек  булуын, бәлки аңлап та бетермиләрдер. Алар аны еллар үткәч, үзләре әти-
әниләр булгач, аңларлар. Шушы кечкенә генә кәгазь кисәгендә күпме күз яше, сагыну, сагыш, үкенеч булуын шушы хатны укыганда кичергән хисләребезгә таянып кына әйтә алабыз. Балалар шушы тирән хисләрне кичерергә өйрәнсеннәр иде, –  ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова.   

– Хатларны кулларына алгач, йөзләре үзгәреп китте.

– Чыннан да, биредәге саргаеп беткән  хатларны кулларына алгач, алар бик дулкынландылар. Чөнки копияне уку бер әйбер, ә өчпочмаклы чын хатны уку – гел икенче хис-кичерешне бирә дип уйлыйм. Үзләренең дә әби-бабалары сугышта катнашкан. Алар хакында да сөйләшәбез. Укучылар  өйләренә кайткач, әти-әниләре, туганнары белән бүгенге хис-
кичерешләрен уртаклашырлар, дип уйлыйм.

Әлеге чара тарихны онытмаска һәм киләчәк буыннарга җиткерергә ярдәм итүче дә булып тора. Аның дәвамлы булын телибез.

 

Әмир Шәвәлиев:

– Бүген архив бүлегендә сугыштан язган хатларны укыдык. Аларның авторлары инде исән булмагач, хатларны укыганда бик дулкынландырды. Шул вакытларны күз алдыннан үткәрдем. Нинди авыр булганын аңладым.

Алинә Вәлиева:

– Бу хатны укыгач, аны үземә алган кебек кабул иттем. Ул вакытта хат – бердән-бер аралашу чарасы булган. Кешеләр айлар буе хат килгәнне көткән. Мин укыган хатта да, хат языгыз, ди. Үзе дә гаиләсенә бик еш кына сагынулы сәлам хатлары юллаганы сизелә.  

Әмир Ибраһимов:

– Бүген архив бүлегенә беренче тапкыр кердем. Фронттан язылган хатларны кулга алгач, бик дулкынландым. Аларны укыгач, сугыш чорында кешеләрнең нинди авырлыклар белән яшәгәнен аңладым. Минем үземнең дә бабам сугышта катнашкан.

Гүзәл Харисова:

– Хатны кулыма алгач, нык дулкынландым. Аны язган кешенең ул вакытта нинди авырлыклар кичергәнен күңелемнән  үткәрдем. Без тыныч тормышта яшәсен өчен алар үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәр.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев