Яңа Җияш авылында яшәүче Халисә Мирзагалиевага 100 яшь
Халисә Мирзагалиеваның тормыш юлы илебез тарихы белән бергә үрелеп бара.
Халисә әби 1923 елның 1 июнендә Яңа Әлем авылында бик тә хәлле, мул тормышта яшәүче гаиләдә туа. Әти-әнисенең тырышлыгы балаларга да күчә. Халисә апа Яңа Җияшкә килен булып төшкәнче, авыл халкына аның "Эшчән" дигән исеме килеп ирешә. Кул белән сабан сөргән, урак урган кызкай гел алдынгылар сафында була шул. Чыннан да Халисә бик булдыклы килен булып чыга. Хуҗалыкта тырыш хезмәт куя, бер эштән дә калмый. Ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхенур Мирзагалиев белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Халисә апа гомере буе улы Роберт һәм килене Фәнҗия белән яши.
Аларның 6 баласын бар күңелен биреп карый, тәрбияли. Ире инде күптән вафат, улын югалтканга да берничә ел үтеп бара. Әмма Халисә апа ялгыз түгел. Килене Фәнҗия аңа үз кызы кебек якын. "Әллә кызы булмагангамы, мине бик якын итте әнкәй", ди Фәнҗия апа. Кайнана белән киленнең бергә яши башлауларына 51 ел тулган.
"Әбекәй безне бар эшкә өйрәтте. Әти-әниләр эшкә бик иртә китәләр иде. Ә безне әбекәй тәмле ризыклар белән мәктәпкә озатты. Кайтып кергәндә дә өстәлгә тәмле ашларын куеп көтеп торыр иде. Аннан ул бик чиста булды, бездән дә шуны таләп итте. Өйгә кунаклар килсә, безне җыеп аерым бүлмәгә алып чыгар иде. Шаулашмас өчен уеннар уйнатыр, җырлар җырлатыр иде", ди оныгы Ләйсән Сәхабетдинова Халисә апа турында.
"Әбекәй безгә бик кирәк, тагын да яшәсен иде әле. Әниебезгә иптәш ул. Шушы яшенә җитеп керләрен дә үзе юды, бакчадагы чүпкә кадәр утады. Соңгы елларда инде өйдә генә тора. Авырмасын, сәламәт булсын", дип барлык оныклары, оныкчыклары, оныкчыкларының балалары исеменнән изге теләкләр җиткерде Чаллыда сатучы булып эшләүче оныгы Рәмилә.
Халисә апа хәзерге тормышына сөенеп туя алмый. "Мине бик карыйлар, кадерлиләр", ди ул балалары, оныкларын яратып. Күршедә генә оныгы Рәмил гаиләсе белән йорт җиткереп яши. Фәнҗия апа кая да булса китсә, Рәмил белән килене Гөлназ Халисә апага күз-колак булып торалар. Йөзьяшәрнең әле зиһене ачык, өй эчендә йөреп тора, яңалыклардан хәбәрдар. "Илләр тыныч булсын!" дип еш кабатлый сугыш чорының бар ачысын татыган әби. Безнең белән сөйләшкәндә күңеленә иң уелып калганын да телгә алмый калмады. "Безне өебездән куып чыгардылар, мунчада яшәдек. Әнкәем шул мунчада салкын тиеп үлде", дип авыр вакытларны да искә алды. Хәлле гаиләне 1930 нчы елларда репрессиялиләр, өйләрен тартып алалар. Шундый авыр вакытларда да сынмый, сыгылмый Халисә апаның гаиләсе. Үзе кебек үк өч туганы да озын гомер кичерәләр, 90 яшьне тутыралар. Бу хакта апасының кызы Язилә Арсланова сөйләде.
Халисә апа Мирзагалиеваны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та котлады. килде. Зур чәчәк гөлләмәсе белән илебез башлыкларының, үзенең котлауларын тапшырырга килде ул.
- Туган көнеңдә яңгыр яву зур бәхет дигән сүз ул. Сезнең 100 яшегез тулган көнне күптән көткән яңгырлар яуды. Шушы яшькә кадәр җитүегез өчен рәхмәт! Сезне карап, тәрбияләп 100 яшегезгә җиткергән балаларыгызга зур рәхмәт! Йөзьяшәрләр районыбызда икәү генә. Безнең тормышыбызны ямьләп тырыш хезмәт куйгансыз сез, - диде Ленар Рафак улы.
Юбилярны Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов авыл җирлеге Советы, "Тамыр" хуҗалыгы" һәм ветераннар советы исеменнән тәбрикләп бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев