Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Янәшәбездә – бәхетле парлар

50, 60, 65 ел бергә яшәүче гаиләләрне Актанышның тантаналар залында тәбрикләделәр. Әлеге чарада Гаилә елына йомгак ясалды.

Район башлыгы Ленар Зарипов юбилярларны ихластан котлады.

Бу чара белән гаилә 
кыйммәтләрен ныгыту, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү чоры булган Гаилә елына йомгак ясыйбыз. Гаилә тормышыбызда иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында 
кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, мәдәни традицияләр күчә.

2024 елда без бик күп әһәмиятле чаралар уздырдык: гаилә бәйрәмнәре, спорт турнирлары, иҗади конкурслар. Алар бер-беребезне тагын да якыннанрак белергә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирде.

Яңа этапка – Ватанны
саклаучылар елына аяк басабыз. Бу – Ватаныбыз сагында торучыларны һәм иминлегебезне саклаучыларны хөрмәтләү чоры. Безнең бурыч – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм хәрби хезмәткә хөрмәт хисе тәрбияләү. Патриотик тәрбия – һәр милләттә, һәр җәмгыятьтә зур әһәмияткә ия булган төшенчә. Ул, иң элек, яшь буынның туган илгә, аның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәтен формалаштыра.

2025 ел тынычлык һәм иминлек елы булсын. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып,
тыныч тормышта эшләргә, яшәргә насыйп булсын, – дип ассызыклады Ленар Рафак улы.

Бәйрәмдә һәр гаиләнең тарихы белән таныштырдылар. Балаларыннан, туганнарыннан рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырады. Озак еллар тату яшәүнең сере белән уртаклаштылар.

 

Галиуллиннар

 

Актаныш авылыннан Фәнис һәм Фәнүсә Галиуллиннар
50 ел бергә аңлашып, тату гомер кичерәләр.

1972 елда алар бер-берсен кояшлы Үзбәкстанда таба. Кыз егетне армиягә озатып, ике ел көтеп ала. Армиядән кайтып, егет кызның әти-әнисеннән рөхсәт сорый, аны Үзбәкстан якларына алып китә. Сөю үзенекен итә, алар 1974 елның 6 ноябрь көнендә язылышалар. Шулай итеп, яңа гаилә
барлыкка килә.

1975 елда беренче кызлары Фирүзә дөньяга туа. Үзбәкстан кояшлы, җылы булса да, туган як һәркемгә якынрак. Фәнүсә дә туган ягын сагына. Озак уйлап тормыйча, алар бергәләшеп, Актанышка кайталар. Төзелеш тармагында эшкә урнашып, хезмәттәге унышлары өчен Мактау кәгазе һәм путевкалар белән бүләкләнәләр. Шатлык арты кайгысы да килеп өстәлә. Икенче кызлары Флүрә дөньяга аваз сала. Фәнүсә Казан юлын таптый. Иңгә-иң куеп, авырлыкларны җиңеп чыга алар. Бәхет өстәп, өченчегә янә кыз туа. Исемен Филиза дип кушалар.

Һәрвакыт ачык йөзле, кунакчыл Фәнис һәм Фәнүсә Галиуллиннар йортына бер-бер артлы туганнары кайтып тора.

– Туганнарымны сыендырып торган өчен, тормыш иптәшемә гомерем буе рәхмәтле булдым. Ул авыз тутырып, бер авыр сүз әйтмәде, – дип сөйли Фәнүсә Әмир кызы. – Риза булмаган булса, аларны сыендыра алыр идемме?

Фәнис Хәлиулла улы да тормыш иптәшеннән канәгать.
7 оныклары һәм 1 оныкчыклары бар.

 

Дәүләтбаевлар

 

Татар Суыксу авылында яшәүче Фәнәвис һәм Фатыйма Дәүләтбаевлар 2024 елда алтын туйларын билгеләп үттеләр.

ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фәнәвис Дәүләтбаев – 9 китап авторы. Ул 1951 елның 20 октябрендә Түмерҗә авылында туа. Такталачык урта мәктәбен тәмамлый. 1970-1972 елда Ерак Көнчыгышта армия хезмәтен үти. 1978 елда Казан финанс-
икътисад институтын тәмамлагач, туган ягына кайтып
төпләнә. Пенсиягә чыкканчы, икътисадчы булып эшли.

Фатима Закир кызы 1954 елның 17 августында Алабуга авылы Иске Юраш авылында туа. Хезмәт юлын Казанда заводта башлый, Фәнәвис Әбүләес улы белән шунда танышалар. Алар 1974 елның 20 февралендә өйләнешәләр. 1978 елда авылга кайтып, берсе – икътисадчы, икенчесе сатучы булып эшли.

1 ул, 2 кыз устерәләр, югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар. Уллары Алмаз – эшмәкәр. Кызлары Гөлназ – укытучы. Кече кызлары Зәйтүнә – психолог.  

 

Харисовлар

 

Яңа Җияш авылында гомер итүче Марсил һәм Сәгыйдә Харрасовлар 1939 елның 18 декабрендә гаилә корганнар. Бергә яшәүләренә – 65 ел.

Марсил Сәгыйть улы Яңа Җияш авылында дөньяга килә. Мәктәптә җиде еллык укуны тәмамлагач, туган җирендәге хуҗалыкта ат белән төрле эшләр башкара. 1956 елда Башкортстан урманында эшли. 1958 елда яңа йорт төзи. 1960 елда Минзәләдә ветеринарлар әзерли торган курста укып кайта һәм Югары Богады авылындагы фермада ветеринар булып эшли башлый. 1962-1963 елда Алабуга ветеринария училищесында, 1965-1969 елда Буа ветеринария техникумында укый. Гомуми эш стажы 51 ел булып, шуның 42 елын туып-үскән җирдәге хуҗалыкта ветеринар хезмәтен башкара.

Яңа Җияш авылында дөньяга килгән, мәктәптә бергә укыган, бик матур, чая, тырыш, тәртипле, бик матур җырлаучы кыз Сәгыйдә белән таныша. Алар арасында матур гына мәхәббәт башланып китә. Өч ел дус булып йөргәннән соң, алар өйләнешәләр.
Сәгыйдә Хәтмулла кызы җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, фермада терлек карый башлый һәм шуннан пенсиягә чыга. Хуҗалыкта эш стажы – 43 ел.

Балалары Әлфәрит, Марсила, Арсени исемле. Харисовларның 7 онык, 11 оныкчыгы бар.

 

Камаловлар

 

2024 елда алтын туйларын билгеләп үткән райондашларыбыз арасында Шәрип авылыннан Фәнис һәм Дилара Камаловлар да бар.

Фәнис Әхтәм улы 1951 елның 12 гыйнварында Пермь өлкәсе, Коспыш шәһәрендә туа. 1955 елдан Шәрип авылында яши башлыйлар. 1969 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлый. 1969-1971 елда армиядә хезмәт итә. Электрчы һөнәрен үзләштерә. 1973 елдан 1989 елга кадәр – электрчы, ә 1989-1996 елда урманчы хезмәтен башкара. 1996-2011 елда “Таулар” хуҗалыгында терлекчелектә хезмәт куя. 37 ел эш стажы бар.

Дилара Вәжетдин кызы 1951 елның 15 июнендә Мерәс авылында туа. 1967 елда  Теләкәй 8 еллык мәктәбен тәмамлаганнан сон, “Таулар” хуҗалыгында  савымчы булып эшли. Гомуми хезмәт стажы – 35 ел.

Алар 1974 елның 19 декабрендә өйләнешеп, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 14 онык, 1 оныкчыкның кадерлеләре булып яшиләр.

 

Маликовлар

 

Актаныш авылыннан Камил һәм Глүзә Маликовларның бергә гомер итүләренә – 60 ел.

Маликовларның никахлары 1964 елның 1 ноябрендә Иске Байсар авылында теркәлгән. Икесе дә хезмәт юлын Иске Байсар хастаханәсендә башлаган. 1970 елда Актанышка күчеп килгәннәр. Камил Шәрип улы – электрчы. Глүзә Хәмидулла кызы торак-коммуналь оешмасында, пекарняда эшләп лаеклы ялга чыккан.

Бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә кызлары Гөлнур тәрбиясендә оныклары, оныкчыклары белән аралашып, тату гомер кичерә алар.

 

Фарисовлар

 

Уразай авылында яшәүче Миннис һәм Флүрә Фарисовларның гаилә коруларына – 50 ел.

Миннис Шәйхенур улы хуҗалыкта шофер, бригадир булып эшләгән. Ул 1953 елның 12 гыйнварында Уразай авылында туа. 1973 елда армия сафында хезмәт итеп кайткач, комсомол путевкасы белән Түбән Кама шәһәренә эшкә китә. Анда Минзәлә районы Наратлы Кичү авылы кызы Флүрәне очрата. Бер ел очрашып йөргәннән соң, 1974 елның 30 октябрендә гаилә корып, Уразайга яшәргә кайталар. 3 малай 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә 8 оныклары, 1 оныкчыклары бар.

Флүрә Мәүҗетдин кызы 1954 елның 22 мартында туган. Уразай авылына килен булып төшкәч, башта кирпич заводында эшли. Соңыннан авыл медпунктында санитарка була, “Нур” хуҗалыгында хезмәт куя.

Уллары Илсур, Илдус, Фидаил, кызлары Резеда исемле.

 

Хафизовлар

 

Усы авылыннан Әнис һәм Миңлехалидә Хафизовлар
60 ел парлап, тату гомер кичерә.

Аларның балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы чорга туры килгән. Гаилә башлыгы механизатор, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Тормыш иптәше гомер буе диярлек фермада сыер сауган. Икесе дә хуҗалыкта авыр хезмәт башкарып, олы хөрмәткә лаеклы зат булып, авыл халкының ихтирамын казанганнар.

Хафизовлар гаиләсе – авылда һәрвакыт үрнәк, тырыш гаилә. 3 ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә 7 оныкка кадерле әби һәм бабай алар.   

 

Нәбиевләр

 

Чалманарат авыл җирлегеннән Нуриәхмәт һәм Флорида Нәбиевләр гаиләсе
1974 елның 31 октябрендә төзелә.

Гаилә коргач, Нуриәхмәтнең туган авылы Шәбездә йорт төзеп, шунда гомер итәләр. Нуриәхмәт Нургали улы шофер булып эшләп чыккан лаеклы ялга. Флорида Хөснимөхәммәт кызы хисапчы, сатучы булган.  

Балалары Илфат, Илнур, Эльмира, Рузил, Айгөл исемле.  

 

Җәмиловлар

 

Иске Кормаш авылыннан Кәшип һәм Асия Җәмиловлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Кәшип Мөхәммәтша улы механизатор, Асия Хөснимәрдән кызы савымчы булып эшләгән.

8 бала тәрбияләп устерәләр. Хәзерге көндә 16 оныкның кадерле дәү әтисе, дәү әнисе булып гомер кичерәләр. Авыл халкы аларны хөрмәт итә.

Филиза ГОМӘРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев